Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Мәскәү мәктәпләрендә хәләл ашату кертелергә мөмкин

Мәскәү мәктәпләрендә, балаларның нинди дин тотуына карап, махсус ашату кертелергә мөмкин. Хәзерге вакытта Мәскәү шәһәре Думасында укучыларга итсез, кошер һәм хәләл булган бушлай әбәтләр тарату идеясе турында фикер алышалар. Депутатлар фикеренчә, менюны ата-аналар комитетлары төзи ала. Әмма шунысы бар: бу яңалыкны кертүгә Роспотребнадзор каршы чыга. Әлеге ведомство белгечләре ашханәләрдә техник...

Мәскәү мәктәпләрендә, балаларның нинди дин тотуына карап, махсус ашату кертелергә мөмкин. Хәзерге вакытта Мәскәү шәһәре Думасында укучыларга итсез, кошер һәм хәләл булган бушлай әбәтләр тарату идеясе турында фикер алышалар. Депутатлар фикеренчә, менюны ата-аналар комитетлары төзи ала.

Әмма шунысы бар: бу яңалыкны кертүгә Роспотребнадзор каршы чыга. Әлеге ведомство белгечләре ашханәләрдә техник яктан берничә төрле төшке аш әзерләп булмый дип саный. Мэрия түрәләре итсез меню балаларның сәламәтлегенә зыян салырга мөмкин, дип уйлый. Балаларның нинди дин тотуына карап, махсус кертелергә мөмкин булган ашату идеясен төрле конфессия вәкилләре хуплап чыкты. Башкаланың бала хокуклары буенча вәкиле дә балаларның төрле булуын билгеләп үтте, дип яза «Коммерсант».

http://www.tatar-islam.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев