Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Мәскәүдә Явыз Иванга һәйкәл куелды

Мәскәүнең "Хакимнәр аллеясендә" (Аллея правителей) Явыз Иван патшага һәйкәл куелды. Аны башта Владимир өлкәсенең Александров шәһәрендә куярга планлаштырган булганнар, ләкин җәмәгатьчелек каршы чыккан. Сынчы Василий Селивановның Явыз Иван һәйкәлен Русия хәрби-тарихи җәмгыяте урнаштырган. Моңа кадәр "Хакимнәр аллеясендә" сынчы Зураб Церетелиның 33 бюсты тора иде. 2017 ел ахырына кадәр анда тагын...

Мәскәүнең "Хакимнәр аллеясендә" (Аллея правителей) Явыз Иван патшага һәйкәл куелды. Аны башта Владимир өлкәсенең Александров шәһәрендә куярга планлаштырган булганнар, ләкин җәмәгатьчелек каршы чыккан.

Сынчы Василий Селивановның Явыз Иван һәйкәлен Русия хәрби-тарихи җәмгыяте урнаштырган. Моңа кадәр "Хакимнәр аллеясендә" сынчы Зураб Церетелиның 33 бюсты тора иде. 2017 ел ахырына кадәр анда тагын сигез бюст, шул исәптән Владимир Ленин һәм Борис Ельцинныкы да куелачак, дип белдерелә.

Апрель аенда Александровта Явыз Иванга куелган һәйкәл нибары бер генә сәгать торды. Аны кире алып куйдылар. Шәһәр хакимиятендә моны мәйданның ачылышка әзер булмавы белән аңлаттылар.

Василий Селивановның Александровтагы бу һәйкәле Казанда да куелырга мөмкин дигән имеш-мимешләр таралган иде. Ләкин соңрак бу хәбәр расланмады.

Былтыр көз Орел каласында татарларның Хәтер көненә туры китереп Явыз Иванга һәйкәл ачкан иделәр. Шулай ук "канлы патшаны" яратучы даирәләр Мәскәүдә, Казанда һәм Коломна шәһәрләрендә дә аңа һәйкәл куярга кирәк дигән тәкъдим белән чыкты.

Әлеге тәкъдимгә каршы булучылар да җитәрлек. Красноярски ягындагы Кански шәһәрендә Явыз Иванга канлы казык рәвешендә альтернатив һәйкәл куелды. Аның авторы рәссам Владислав Гультяев Азатлыкка "Явыз Иван һәм Сталин кебекләргә һәйкәлләр кую репрессияләрне һәм җәзаларны хуплау" диде.

Орелда Явыз Иванга һәйкәл куелуга ике атна узуга, кемнәрдер аның башына капчык кидереп, муенына мыскыллы элмә такта асып куйды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев