Шəhри Чаллы
  • Рус Тат
  • Мәскәүгә Сабан туе бүләк итү күпмегә төшә?

    18 ИЮЛЬДӘ Мәскәүдә булачак Сабан туен оештыруга һәм хезмәт күрсәтүгә Яр Чаллы шәһәре башкарма комитеты 3,6 млн сум сарыф итәргә җыена. Бәйрәмне бизәү өчен генә 1,4 млн сум бүленгән. Әлеге суммага "Париж-Дакар" чәчәк композициясен төзергә җыеналар. 300 кв. метр мәйданда декоратив үсемлекләрдән Эйфель башнясы, дөя һәм лама, шулай ук "КАМАЗ"...

    18 ИЮЛЬДӘ Мәскәүдә булачак Сабан туен оештыруга һәм хезмәт күрсәтүгә Яр Чаллы шәһәре башкарма комитеты 3,6 млн сум сарыф итәргә җыена. Бәйрәмне бизәү өчен генә 1,4 млн сум бүленгән. Әлеге суммага "Париж-Дакар" чәчәк композициясен төзергә җыеналар. 300 кв. метр мәйданда декоратив үсемлекләрдән Эйфель башнясы, дөя һәм лама, шулай ук "КАМАЗ" машинасы макетлары төзелә.

    XX гасыр башы татар йорты интерьерын тудыру 510 меңгә төшә. Ишек алдын һәм амбарны шул чор рухында бизәүгә тагын 750 мең сум сарыф ителер дип фаразлана. Сәүдә рәтләре һәм беседка ясау өчен тиешле 400 мең сумны һәм 3 гектарлы мәйданда бәйрәмнән соң калган чүп-чарны җыештыруга китәчәк 91 мең 400 сумны да кушкач, җәмгысе шактый зур сумма җыела?! Хәер, чаллылыларның башкалага Сабан туе бү¬ләк итүе инде күптән традициягә әйләнде. Шулай горурлана-горурлана бәйрәмгә әзерләнгән көнебез.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: