Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Мәскәүгә – сабантуйга

Быел милли бәйрәмебез Сабан туе Мәскәүдә 18 июль көнне "Коломенское" паркында үтә. Аны берничә ел рәттән Безнең Чаллы каласы уздырырга ярдәм итә. Моның өчен шәһәр казнасыннан 3,6 миллион сум акча бүленә, узган ел бу максатларга 1 миллион 980 сум бирелгән иде. Димәк быел башкала Сабан туе зуррак масштабларда була. Милли...

Быел милли бәйрәмебез Сабан туе Мәскәүдә 18 июль көнне "Коломенское" паркында үтә.

Аны берничә ел рәттән Безнең Чаллы каласы уздырырга ярдәм итә. Моның өчен шәһәр казнасыннан 3,6 миллион сум акча бүленә, узган ел бу максатларга 1 миллион 980 сум бирелгән иде. Димәк быел башкала Сабан туе зуррак масштабларда була.

Милли бәйрәм узасы мәйданны төзекләндерергә һәм бизәргә бүген 10 июльдә җиде автобуска төялеп "Горзеленхоз" хезмәткәрләре Мәскәүгә юл алдылар. Сәнгать осталары һәм спортчылар 16 июль көнне китә. Башкала Сабан туенда мәртәбәле кунаклар чакырулы. Чаллылылардан тыш әлеге бәйрәмне үткәрүдә башкорт туганнарыбыз да катнаша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев