Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Мул уңыш алыйк дисәгез!

Елның бу мизгелен барыбыз да көтәбез: җәен рәхәтләнеп кызынырга да, ял итәргә дә мөмкин. Ләкин үзен бакчачы дип санаган кеше өчен җәй - ял итү белән бергә, тырыш хезмәт чоры да ул. Борынгылар юкка гына: "Ямьле җәйдә кул кушырып утырган кешенең җаны булмас" димәгән бит. Чынлап та, гаиләсе өчен файдалы...

Мәгълум булганча, июньдә бакча культураларына зыян китерүче корткычлар күбәя. Сәхифәбез кысларында да иң элек нәкъ менә әлеге борчулы мәсьәләгә тукталып үтик әле.

Корткычлар арасында кәбестә, кишер, суган чебеннәре һәм күбәләкләре (көя, белянка һәм совка), телә, белокрылка аеруча да куркыныч. Шуңа да көзен мул уңыш алыйм дисәң, бүгеннән үк аларны юк итү чараларын башлап җибәрергә кирәк. Мәсәлән, яшелчә чебеннәрен бетерүгә түтәлләрне торф белән мүлчәләү ярдәм итә. Чебен очкан вакытта исә үсентеләргә әрем, ачы борыч, пижма төнәтмәсен сибеп чыгу файдалы булыр.

Кара һәм кызыл карлыган яфракларында кечкенә генә кызгылт сары таплар - столбчатая ржавчина яки эре кызгылт сары төкләр - бокальчатая ржавчина барлыкка килергә мөмкин. Андый очракта куакларны "Фитоспорин" яки "Циркон" биопрепаратлары белән эшкәртегез. Әгәр дә узган елны чия һәм крыжовникның яфраклары иртә саргаеп коелган булса, быел аларга да шул препаратларны сибү файдалы булыр.

Агачларны телә баскан очракта, аларның ботак очларын суган һәм цитруслар кабыгыннан, ылыслар энәсеннән ясалган төнәтмә яки "Фитоверм" препараты белән эшкәртегез.

Кызыл карлыган яфракларында кызыл кабарынкы төкләр барлыкка килгәндә, яфрак асларын сода эремәсе белән эшкәртегез. Яңгырлы җәйләрдә исә куакка "Фитоверм" яки "Агравертин" препаратларын сибәргә була.

Мул уңыш алу өчен корткычлар гына комачауламый. Үсентеләрне вакытында сирәкләп, аларны чүп үләннәреннән арындырып тормасаң язын куйган тырышлыгың юкка чыгуы ихтимал.

Бакча культураларын, аеруча чөгендер, кишерне сирәкләргә онытмагыз, ди белгечләр. Сирәкләүне артык соңга калдырмыйча, үсенте ныгып киткәнче башкарырга киңәш ителә. Куе булып үскән яшелчә вак булырга яки гомумән уңыш бирмәскә мөмкин.

Мәсәлән, кишер үсентеләрнең араларын 3-5 см калдырып сирәкләү зарур. Әлеге эшне яңгыр яуганнан соң, яки болытлы көнне, яки кичен башкарырга кирәк. Чөнки йолкып ташланган үсентеләр бүлеп чыгарган ис кишер чебенен үзенә тарта. Әгәр дә инде, кишер түтәлен көн кызуында сирәкләргә туры килсә, түтәлгә борыч оны сибегез, ул өзелгән кишер исен басар һәм корткычларны куркытыр. Өзеп ташланган үсентеләрне тизрәк бакчадан чыгарырга ашыгыгыз.

Кыяр түтәлендә дә тәртип урнаштыру мөһим: үсентеләрне сирәкләгез, аралары 15-20 см дан якын булмасын. Шул ук вакытта төпләрен уңдырышлы туфрак белән мүлчәләргә дә киңәш ителә. Эш шунда, кыярның тамырлары бик өстә урнашкан, шул сәбәпле аның төбен йомшарту үсентенең коруына китерергә мөмкин. 5-6 чын яфраклары күренү белән үк кыяр сабагының очын өзеп алырга киңәш ителә. Бу аларда ян сабаклар санының артуына китерә, ә аларда "хатын-кыз җенесле" (димәк, зур уңыш бирүче!) чәчәкләр күбрәк булучак.

Кыяр сабаклары арасына тирес яки әчетелгән чүп үләннәре төнәтмәсе салынган савыт утыртырга онытмагыз. Алардан бүленгән углекислый газ "хатын-кыз җенесле" чәчәкләрнең күбрәк барлыкка килүенә булыша.

Кыяр су ярата торган үсемлек булса да, артык дымлылык ончыл чык һәм черек авырулары китереп чыгарырга мөмкин. Чәчәк атканчы аның һәр квадрат метрына 10-20 л су сибәләр. Аннары суны 5-10 л га киметәләр һәм беренче җимешләр күренә башлагач кабат шуның кадәр үк сибәләр. Кояшлы урында үскән кыярның еш кына яфраклары пешә, яшелчәнең исә кабыгы катылана һәм әче була. Теплица кыяры үтәли җилне яратмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев