Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Мунчада 14 яшьлек бала үлгән

Башкортстанның Бөре районында ике бала өчен мунчага бару фаҗига белән тәмамланган. Балаларның хәрәкәтсез гәүдәләрен бабалары табып алган. Фаҗига Фурманов урамындагы шәхси йортта булган.

Хокук саклау органнары 8 һәм 2 нче сыйныф укучылары бергә мунчага барып, искә агуланганнар, дип хәбәр итте. Кызганычка каршы, 14 яшьлек кызны коткарып кала алмаганнар, 8 яшьлек кыз әлеге вакытта хастаханәдә. Аның да агулану дәрәҗәсе  бик көчле, - дип хәбәр ителә.  

Бабалары саклык чараларын алдан кайгыртса, мондый хәл булмас иде. Гомергә  үкенечкә калырлык  гамәлләр эшләмик! Якыннарыбызга игътибарлы булыйк!

Автор : Фаткуллин Рәдиф

Чыганак: ufa1.ru

Фото: ufa1.ruф 

Өмет газетасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев