Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Муса Җәлилнең оныкчыгы – Чаллыда

16 март Чаллы өчен бик куанычлы көн булды - Муса Җәлилнең оныгы Татьяна Малышева улы Михаил Митрофанов-Җәлил белән безнең шәһәргә килде. Ул "Владимир Спиваковның хәйрия фонды тәкъдим итә" исемле концерт программасында Игорь Лерманның камера оркестры белән бергә Орган залында чыгыш ясады. Аның башкаруында П.И.Чайковский әсәрен чаллылылар бик җылы кабул итте....

16 март Чаллы өчен бик куанычлы көн булды - Муса Җәлилнең оныгы Татьяна Малышева улы Михаил Митрофанов-Җәлил белән безнең шәһәргә килде. Ул "Владимир Спиваковның хәйрия фонды тәкъдим итә" исемле концерт программасында Игорь Лерманның камера оркестры белән бергә Орган залында чыгыш ясады. Аның башкаруында П.И.Чайковский әсәрен чаллылылар бик җылы кабул итте.

Михаил Митрофанов П.И.Чайковский исемендәге Мәскәү консерваториясе каршындагы махсус музыкаль мәктәптә скрипка классында белем ала. Бүгенге көнгә инде ул халыкара бәйгеләрдә лауреат исемен яулаган, Италиядә Гран-прига лаек булган. Моннан тыш, егет Австрия, Бельгия, Германия, Франция, Польша, Болгария, Дания һәм башка илләргә гастрольләр белән дә чыга. Мәскәүдә һәм Казанда еш кына чыгышлар ясый.

Татьяна Малышева - Мәскәүнең Гнесиных исемендәге урта махсус музыка мәктәбе мөгаллиме. Гомумән, М.Җәлилнең оныгы һәм оныкчыгының музыка белән кызыксынулары бабаларыннан ук килә торгандыр. Шагыйрь бит гомере буе үзе дә музыка дөньясында яшәгән: балачагыннан ук сәхнәдә музыкаль спектакльләр оештырган, җырлар иҗат иткән, Мәскәү консерваториясе каршындагы опера студиясендә эшләгән һәм опера либреттолары язган. Махсус белеме булмаса да, ул мандолинада һәм пианинода уйнаган. Казанның үзәгендәге мәһабәт татар дәүләт опера һәм балет театрының Муса Җәлил исеме белән аталуы, аның: "Без кабызган утлар сүнмәс алар", - дип С.Сәйдәшев җырларындагыча яшәгән иҗатының дәвамы буларак тора. Җәлилнең туганнары Чаллыда да герой-шагыйрь исемендә үзәк китапханә һәм проспект барлыгын белеп куанды. Бу гына да түгел, ел саен М.Җәлил бюсты куелган ял паркында шагыйрьнең туган көнендә искә алу кичәсе дә үткәрелә. Дистә еллар дәвамында Муса Җәлил исемендәге шәһәр үзәк китапханәсендә "Татарстанның шигъри бизәкләре" исемле Муса Җәлилгә багышланган шәһәркүләм бәйге оештырыла.

Шулай ук шәһәребездә яшәүче рәссамнар да Муса Җәлил шәхесен һәм аның иҗатын даими рәвештә үзләренең иҗатлары аша халкыбызга яңа ракурста ачарга тырышалар. Бәйгенең финал өлешендә тамашачыга Чаллы рәссамы В.Р.Семыкинның Муса Җәлил портреты тәкъдим ителде.

Муса Җәлил исемендәге шәһәр үзәк китапханәсенең әдәбият тарихы музеенда Җәлил почмагы булдырылган. Һәр килгән кеше ТР Милли архивы, тарихи-сәяси документларның Үзәк дәүләт архивыннан һәм Волхов фронтыннан алып кайткан экспонатлар һәм фотосурәтләр белән таныша ала.

Йомгаклап шуны әйтәсе килә, М.Җәлилнең оныкчыгы бабасының музыка дөньясына, иҗатына үз өлешен кертеп баетуын, талантлы дәвам итәсенә ышанабыз. Әнисе Татьяна әйтүенчә, алар әле киләсе елга да концерт программалары белән Чаллыга киләчәк. 14 яшьлек талантлы музыкантның иҗат юлы уңышлы булыр дигән теләктә калабыз.

Акйолдыз Янмурзина,

Муса Җәлил исемендәге шәһәр

үзәк китапханәсенең яшүсмерләр

бүлеге хезмәткәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X