Муса Җәлилнең тууына - 111 ел
15 февральлдә герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 111 ел тула. Шул уңайдан ГЭС бистәсендәге мемориалга чәчәкләр салу була. Әлеге чарада мәктәп укучылары, студентлар, язучылар, шәһәр җитәкчеләре һәм җәмәгать эшлеклеләре катнаша. Шөкер, Чаллыда герой шагыйрьнең исеме онытылмый. Шәһәрнең төп проспекты аның исемен йөртә. Үзәк китапханәгә, 10нчы мәктәпкә герой шагыйрьнең исеме бирелгән. 1985...
15 февральлдә герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 111 ел тула. Шул уңайдан ГЭС бистәсендәге мемориалга чәчәкләр салу була. Әлеге чарада мәктәп укучылары, студентлар, язучылар, шәһәр җитәкчеләре һәм җәмәгать эшлеклеләре катнаша. Шөкер, Чаллыда герой шагыйрьнең исеме онытылмый. Шәһәрнең төп проспекты аның исемен йөртә. Үзәк китапханәгә, 10нчы мәктәпкә герой шагыйрьнең исеме бирелгән. 1985 елда, шагыйрьнең батырлыгына хөрмәт йөзеннән, Муса Җәлил мемориалы ачылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев