«Музейда төн»: әле күп нәрсәне белмибез икән - ФОТО, ВИДЕО
Халыкара музейлар көненә багышланган «Музейда төн» акциясе ел саен үткәрелә. Быел ул Чаллыда 19 майда Туган якны өйрәнү музеенда узды. Дөресен әйтим, бу чарага барыр алдыннан бу кадәр кызыклы булыр дип күз алдыма да китермәгән идем. Әмма ялгышканмын. Музейда булып кайткач, мин башкачарак уйлый башладым.
Экскурсоводларны хәтта диктофонга яздыралар
Музейга килеп керүгә үк кешенең күплегенә игътибар иттем. Балалар да, өлкәннәр дә шактый җыелган. Бар кешенең кулында телефон, фотога төшерәләр, хәтта экскурсоводларның сөйләгәннәрен диктофонга яздырып баралар. Халыкның иң күп җыелган урынына киттем. Музейның фәнни хезмәткәре Илгиз Идиятуллин җеннәр, пәриләр турында халык әкиятләрен сөйли икән. Күрсәгез халыкның ничек йотлыгып тыңлаганын! Балалар сорау арты сорау яудыра. Музей экспонатлары турында күбрәк беләселәре килә. Соклангыч!
Ә музейга кергәнче әлеге акция Гидротөзүчеләр урамында «ГЭС бистәсенең төп урамы» дип аталган җәяүле экскурсиядән башланып китте.
– Әлеге чара турында интернеттан укып белдек. Килү теләге инде күптәннән бар иде. Менә мөмкинлек килеп чыкты. Без музейга экскурсиядән соң килдек. Экскурсоводлар шәһәр тарихы, беренче урамнар турында кызыклы итеп сөйләделәр. 9 Май бәйрәменә багышланган сквер турында да белдек. Ничә тапкыр шуннан үттек, а аның шул исем белән аталганын бүген генә белдек. Чаллыга нигез салынганнан бирле шушында яшәсәк тә, күп әйберне белмәгәнбез икән. Экскурсоводларга рәхмәт. Музейга бик күп еллар элек бер килгән бар иде. Бүген бөтен нәрсә үзгәреп беткән. Нинди генә экспонатлар юк! – дип сөйләделәр Елена Ерошкина белән Людмила Чередникова.
Акциянең максаты – бу көнне музейны бар җәмәгатьчелек җыела торган урынга әйләндерү һәм шәһәр халкының да, кунакларның да ялын файдалы үткәрергә ярдәм итү.
Программа нык бай
Туган як тарихын өйрәнү музее «Музейда төн» акциясен күп төрле чаралар белән мавыктыргыч итеп уздырды. Бу көнне фондларны саклау урынына төшәргә дә, «Җиңү коралы», «Бүгенге хәрбинең киеме нинди?» дигән күргәзмәләрдә сугыш экспонатларын карарга да, хәрбиләрнең шәхси әйберләре белән танышырга да, «КАМАЗ һәм шәһәр» интерактив зонасында катнашырга да, радиоаппаратуралар тәкъдим ителгән җирдә «Хәзер моннан кошчык очып чыгачак» фотозонасында фотога төшәргә дә мөмкинлек бар иде. Моннан тыш, халык бик яратып балчыктан савыт-саба ясау мастер-классында катнашты.
Кечкенәрәк балалар балчыктан ясалган амулетларны буяды, үзләренчә бизәде.
– Музейга бу көнне керү бушлай. Биредә төрле мәйданчыкларда шәһәрдәшләр өчен күңелле программалар оештырылды, фотозоналар эшләде. Чаллылылар тере экспозицияләр белән дә фотога төшә алды, әйтик, безнең СВО киемнәре кигән солдатлар белән фотога төшеп булды. Теге почмакка карасагыз, анда балаларга балчыктан стакан, касә ясарга тәкъдим итәләр. Башка мастер-классларда балчыктан ясалган әйберләрне төрле буяулар белән бизәргә тәкъдим итәләр. Шулай ук төрле экспонатлар белән фотога төшеп була. Ясалма хайваннар куелган мәйданчык аеруча популяр. «Музейда төн» акциясе экспонатларны тотып карауны да күз алдында тота. Гадәти көнне сез музейга экскурсовод белән генә килеп, бер темага гына экскурсиядә катнаша аласыз. Ә «Музейда төн» акциясе кысаларында без ачык фондларга да экскурсия оештырабыз. Ягъни музей залында тәкъдим ителмәгән экспозицияләрне карау мөмкинлеге бар.
«Музейда төн» акциясе халык арасында елдан-ел популярлаша бара. Түләүсез булу да кешене кызыктыра. Музейга килүчеләр арасында студентлар да, мәктәп укучылары да, олы яшьтәгеләр дә бар. Бу, әлбәттә, бик сөендерә, – дип сөйләде шәһәр музее фондларын саклаучы баш белгеч Наталья Микрюкова.
Музей фондында 55 меңләп экспонат бар. Шуның 10 меңе генә музей экспозицияләрендә куелган. Фондта сакланган экспонатлардан күчмә күргәзмәләр дә оештырыла. Әйтик, самоварлар коллекциясе, лампалар, үтүкләр, радиоалгычлар, патефон-магнитофоннар бар.
– Акция кысаларында без – музей хезмәткәрләре һәм Чаллының страйкбол уены активистлары – хәзерге хәрби образын тәкъдим итәбез. Биредә махсус хәрби операциягә кагылган тема да чагылдырылган. Безнең солдатларга нинди кием бирелә, нинди шәхси әйберләр, махсус операциягә җибәргәндә рюкзакка нәрсәләр салалар – барысы да экспозициядә тәкъдим ителгән.
Әйтик, минем өстә декабрьдә мобилизациягә эләккән ир-егетләр формасы, Кытайдан кайтарылган бронежилет, Калашников автоматы өчен магазиннар сумкасы, «Колпак-20» шлемы. Экспозициядә шулай ук «Тимер» һәм «Алга» батальоннарында хезмәт итүче солдатларның шәхси әйберләре дә, Төркиядән кайтарылган бик яхшы күзлек тә тәкъдим ителгән.
Бик кыюлар өчен керамик плитәләр белән тутырылган Кытай бронежилетын кидереп карый алабыз. Аның авырлыгы 8 килограмм, ә монолит модульле бронежилетның авырлыгы 18 килограмм. Әйтергә кирәк, халык бик зур кызыксыну белән хәрби әйберләрне карый, фотога төшерә.
Үземә дә болар бик кызыклы. Мин әле бер ел гына музейда эшлим, бу акциядә дә беренче генә катнашуым. Бик матур чара, – дип сөйләде музейның фәнни хезмәткәре Илназ Хәбибуллин.
Студентлардан – тарихи экспонатлар
Чаллы педагогия университетының тарих факультеты студентлары музейда бу көнне сугыш елларыннан калган экспонатлар, киемнәр, тарихи документлар тәкъдим иттеләр. Бу студентлар университет базасында эшчәнлек алып баручы «Җиңү варислары» дип аталган хәрби-тарихи клуб әгъзалары да икән.
– Әлеге акциягә университетта булган күчмә күргәзмәне алып килдек. Биредә Ватан сугышында катнашкан солдатларның, офицерларның киемнәрен, шәхси әйберләрен күреп була.
Акциядә инде дүртенче ел катнашабыз. Халык нинди әйбер бу, кайда табылган, ничәнче елгы дип кызыксына, – дип сөйләде клуб җитәкчесенең урынбасары Рәхим Хисмәтов.
Кызыклы мастер-класс
Экспонатларны карап йөргәндә күзем балчыктан савыт-саба ясау буенча мастер-класс оештырган җиргә төште. Анда коллегам Сәрия Гарипова утыра иде.
– Мәктәп елларыннан бирле балчыктан чүлмәк ясап карыйсым килә иде. Балачак хыялым иде ул минем. Ике тапкыр мондый мастер-класска язылып караган идем. Әмма килеп чыкмады! Ә биредә үзем генә түгел, улым да мастер-класста катнашты. Бүген мастер, музейның өлкән администраторы Миләүшә Шакирова белән стакан ясарга булдым, 6 яшьлек улым Шамил дә мастер-класста катнашты, ул шәм кую өчен махсус савыт ясады. Үзем дә, улым да бик сөендек. Балчык үзе антистресс сыйфатларына ия, балчыктан шундый көндәлек кирәк-ярагы килеп чыгу чын могҗизага тиң! – дип сөйләде хезмәттәшем.
Шәһәребезнең туган якны өйрәнү музеенда «Музей төне» акциясе кысаларында шулай ук гадәти булмаган экскурсияләр, музей дәресләре, балалар өчен остаханәләр, уен мәйданчыклары да оештырылды. Килегез, сез дә күрегез! Һичшиксез үзегезгә кызыклы мәгълүмат табарсыз, үзенчәлекле экспонатлар белән танышырсыз.
Гөлия Ибатуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев