Шəhри Чаллы
  • Рус Тат
  • Музейда – Коръән күргәзмәсе

    Дөньяда мөселманнар өчен иң изге китап - Аллаһыдан иңгән Коръән. Башка дин тотучылар да аның иң камил, гадел булуын таныйлар. Алай гына түгел, галимнәр, язучылар изге китапның теленә сокланалар, мәгънәви яктан бөеклеген таныйлар. Совет чорында халыкны диннән ваз кичтерергә тырышып, аять, сүрәләрне хурладылар, изге басмаларны яндырдылар. Без татарлар да шушы...

    Дөньяда мөселманнар өчен иң изге китап - Аллаһыдан иңгән Коръән. Башка дин тотучылар да аның иң камил, гадел булуын таныйлар. Алай гына түгел, галимнәр, язучылар изге китапның теленә сокланалар, мәгънәви яктан бөеклеген таныйлар.

    Совет чорында халыкны диннән ваз кичтерергә тырышып, аять, сүрәләрне хурладылар, изге басмаларны яндырдылар. Без татарлар да шушы "сират күперен" үттек. Гариф Гобәйдән махсус "Коръән серләре" дигән китап яздырып, Аллаһы китабын мыскыл иттеләр. Аны укып караган кешеләр беләдер, мондагы түбәнсетү, пычрату акылга сыярлык түгел. Шунысы хак: шушы начарлыкны кылган кешеләр соң булса да җәзаларын алдылар. Совет власте таркалды, Гариф Гобәйне җан ачысы белән үлгән, диләр. Хаклык җиңде, чормаларда, идән асларында төреп сакланган Коръәнне халык яктыга чыгарды, иманга кайта башлады.

    Инде бүген мәчетләребез эшли, аларда Коръән уку бәйгеләре оештырыла. Бөек вә кадерле, изге китабыбыз иман нуры чәчеп, тормышыбызда түрдән урын алды.

    Әйе, хәзер Коръәнне һәркайда хөрмәтлиләр. Кол Шәриф мәчетендә аның музее оештырылды. Биредә кайда, кайчан гына басылган изге китаплар юк?! Аларның күпчелеге дөньяның төрле тарафларыннан алып килеп бүләк ителгән басмалар.

    Менә шул изге Коръәннең кайберләре Чаллыга китерелде. Шәһәр тарихы музеенда Коръән басмалары күргәзмәсе ачылды. Аны ачу тантанасында мәктәп балалары, дин әһелләре, бик күп гади мөселман кардәшләребез катнашты.

    Чара балаларның музыкаль чыгышлары белән башланды. Оештыручыларга бераз гына тәнкыйть сүзләре әйтеп китәсе килә. Монда һич кенә уйнап-җырлаулар кирәк түгел иде. Бердән, дин әһелләре каршында чалбар кигән яки кыска итәкле укучыларның селкенеп торулары матур күренеш түгел. Икенчедән, Коръәнне зурлау аны укудан башланырга тиеш иде.

    Шулай да, соңлап булса да, хәзрәтләребезгә сүз бирелде. Шәһәрнең Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Мәлик хәзрәт Ибраһимов динебез турында бик тәэсирле вәгазь сөйләде, ә "Тәүбә" мәчете имамы Идрис хәзрәт Галәветдин Коръән укыды. Шәһәр музее җитәкчеләре әйтүенчә, Коръән биредә беренче мәртәбә укылган.

    Сүз Казандагы Кол Шәриф мәчетендә урнашкан Ислам мәдәнияте музее директоры Нурия Гәрәевага бирелде. Ул Ислам мәдәнияте, Аллаһы Китабы - Коръән турында кыска, әмма бик тә эчтәлекле чыгыш ясады.

    Нурия ханым хәбәр иткәнчә, күргәзмәгә 651 елны Госман хәлиф әмере буенча китап итеп җыелган беренче Коръәннең факсимеле күчерелмәсе, беренче Казан басмасы күчерелмәсе, сакланып калган кулъязма Коръәннәр, пәйгамбәребез Мөхәммәд саләллаһу галәйһи вәссәлам тормышын чагылдырган миниатюралар, шамаилләр һ.б. экспонатлар тупланган. Нурия ханым шуны да искә төшерде: беренче Коръән 1530 елны Венециядә басыла. Рәсәйдә Екатерина II фәрманы белән 1787 елда 20 данәдә дөнья күрә. Аның шул чордан калган бердәнбер экземпляры бүгенге көндә Санкт-Петербургта саклана. 1800 елны Казан, Оренбург мөселманнары үтенече буенча, император Павел I Сенат карамагындагы Шнора типографиясен Казан гимназиясенә тапшырырга рөхсәт итә. 1803 елны ошбу типографиядә 1500 данәдә Коръәннең Казан басмасы басыла. Хәзер ул бер генә данәдә калган, Казан университетында саклана. Шул ук типографиядә бер үк вакытта балалар өчен 10 томда Коръән кечкенә форматта да дөнья күрә. Шулай итеп, татарлар Коръәнне саклап калуга һәм таратуга зур өлеш кертәләр. Казан басмасы укырга уңайлы булганлыктан, башка илләрдә дә киң таралган.

    Галимнәр, тел белгечләре Коръәнне могҗизага тиңлиләр. Чаллыдагы күргәзмә Казан Кремлендәге музейның бер өлеше генә. Биредә 100дән артык экспонат куелган.

    Әйе, Коръән түр башына менде, әмма мөһимлеге аны укып, шәригатьчә гамәл кылу, аять, сүрәләрдә язылганнарны үтәү, мөселманның төп кануны белән яшәү. "Коръән - камиллеккә дәшә" күргәзмәсе 15 декабрьгә кадәр эшләячәк. Аны барып күрү кирәк. Күпләребез Казанга барып йөри алмый бит. Мөселманнарга олы бүләк бу.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: