Музейларга керү бушлай
18 апрель- Халыкара һәйкәлләрне һәм истәлекле урыннарны саклау көне. Бу уңайдан Казан Кремле музейларына керү бушлай булачак, дип хәбәр итә музей-тыюлык сайты. Бу көнне музейларда төрле чаралар, һәйкәлләрне, тарихи урыннарны саклауга кагылышлы конференцияләр, гадәти көннәрдә ябык булган тарихи биналарга экскурсияләр үткәрергә дә җыеналар.
Татарстанның табигать тарихы музее, «Эрмитаж-Казан» үзәге, Татарстан дәүләтчелеге тарихы музее, Туп сарае музее, Благовещенск соборы тарихы музее сәгать 10.00 нан 18.00 гә кадәр, ә Ислам мәдәнияте музее - сәгать 9.00 дан 19.30 га кадәр эшләячәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев