"Мәйдан" журналы үзенең 15 яшьен бәйрәм итте
25 ноябрь Чаллыда чыгучы "Мәйдан" журналы үзенең 15 еллыгына багышланган кичә уздырды. Биредә милләт язмышы турында борчулы сүзләр, милли матбугатка язылу проблемнары, алардан рекламнар таләп итүнең урынлы булмавы хакында әйтелде. Кичә "Энергетиклар" мәдәният сараенда узды. Анда Казанда чыгучы газет-журналлар җитәкчеләре, Башкортстанның Дүртөйле шәһәре язучылары, Азнакай, Мөслим, Сарман төбәге әдипләре, Чаллы...
25 ноябрь Чаллыда чыгучы "Мәйдан" журналы үзенең 15 еллыгына багышланган кичә уздырды. Биредә милләт язмышы турында борчулы сүзләр, милли матбугатка язылу проблемнары, алардан рекламнар таләп итүнең урынлы булмавы хакында әйтелде.
Кичә "Энергетиклар" мәдәният сараенда узды. Анда Казанда чыгучы газет-журналлар җитәкчеләре, Башкортстанның Дүртөйле шәһәре язучылары, Азнакай, Мөслим, Сарман төбәге әдипләре, Чаллы язучылары катнашты.
Чара котлаулар, җыр-биюләр белән үрелеп барды. Әлеге кичә башыннан азагына кадәр шулай дәвам итәр дип уйлаучылар ялгышты. Биредә милләт язмышы турында борчулы, кайгыртулы сүзләр дә әйтелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев