«Мәйдан»га – 20 ел
«Мәйдан» әдәби-нәфис иҗтимагый журналы быел 20 еллык юбилеен бәйрәм итә. Журнал битләрендә татар әдәбиятыннан яңа әсәрләр, авторлар белән танышырга, шигырь-поэмалар, хикәяләр, повесть-романнар укып хозурланырга мөмкин. Шулай ук «Мәйдан» журналы татар сәнгатенә – аның бүгенгесе һәм тарихына кагылышлы язмалар, очерклар белән дә куандыра.
Басмада татар галимнәре, музыка һәм театр әһелләре, рәссамнар, музейлар тормышы киң мәйдан тапты. Татар иленнән читтә яшәүче милләттәшләребезгә, аларның иҗатына да хәерхаһлы мөнәсәбәттә ул.
«Мәйдан» журналы Илдар Юзеев исемендәге үз премиясен булдырды. Шулай ук актив укучыларын һәм авторларын төрле бәйге-чаралар белән дә куандырып тора.
20 ел буе татар дөньясында, бигрәк тә Чулман арьягындагы татар укучылары күңелендә үз сүзе, үз кабатланмас йөзе белән балкыган, татар әдәбияты, сәнгате сагында торган басманы – «Мәйдан» журналын сез дә укымый калмагыз! Татар мәйданында бергә булыйк!
Бу сәхифәдә исә «Мәйдан» журналы белән турыдан-туры бәйләнештә булган шәхесләрнең язмаларын укырсыз.
Лилия Фәттахова
Һәр санында – олы хезмәт...
Игътибар иткәнегез бардыр, бәйрәмнәрдә, гадәттә, саулык-бәхет теләгәннән соң, еш кына тагын бер матур теләк яңгырый: «Өйдән эшкә сөенеп бар, эштән өйгә сөенеп кайт», диләр. Эш урынында да өйдәге кебек татулык, җылылык булу үзе бер бәхет шул... «Мәйдан» журналына ачылган көннәрендә үк эшкә урнашкан идем, гомернең 13 елы шунда үткәне сизелмәгән дә... 2001 елның май уртасында мэрия бинасының редакциягә бирелгән зур гына, буш диярлек кабинетында беренче тапкыр җыелуыбызны хәтерлим: баш редакторыбыз Факил абый Сафин безгә журналның ниндирәк булачагы турында сөйли. Августта инде беренче санны чыгарырга тиешбез икән. Кабинетта бердәнбер җиһаз булган сары кәнәфигә утырып, шул рәвешле тәүге эш көне башланды, планнар билгеләнде. Әдәбияттан ераграк булган берәрсе ул көнне читтән тыңлап торса, «менә әкәмәтләр, кеше ышанмастайга үзләре ышанып утыралар», - дип кычкырып көләр иде. Без барыбыз да, чыннан да, хыялларга ышандык һәм ялгышмадык. Август аенда, тирән эчтәлекле материалларга бай булып, беренче сан табадан төште. Яңа елдан соң исә журналның һәр саны аерым бер язучыга багышланып чыга башлады. Нәкъ шул чорда сан әзерләү барышында, шәхсән мин үзем өчен Кадыйр Сибгатуллин дигән шагыйрьнең олы иҗатын ачтым, аның шигырьләренең моңы, аһәңе бүгенгәчә аерылгысыз юлдашым кебек. Хәер, мин генә түгел. Ай саен, шәхескә багышланган журнал дөнья күргәч, китапханәчеләрдән, укытучылардан җылы кайтавазлар килә башлады, алар барысы да бу саннарның һәрберсе энциклопедиягә тиң булуын ассызыклый иде. Тора-бара журнал эчендә «Гыйлем вә тәрбия», «Шифа», «Заман», «Таяныч», «Мәйданчык» дигән төсле кушымталар барлыкка килде. Аларны журнал эчендәге журналлар дисәң дә арттыру булмас, чөнки һәр кушымта 16 битле, язмаларга бик бай; иң талымлы укучының да таләбенә җавап бирерлек. Редакция гөрләп тора, аеруча журналны типографиягә озатыр көннәр якынлашса, кырмыска оясы кебек кайнашырга тотынабыз: керергә тиешле бөтен язма кергәнме, хәреф хаталары калмаганмы... Монда инде эш сәгате белән исәпләшү юк... Бергәләп чәй эчүләр хакында зур гына бер хикәя язарлык. Хикмәт шунда: ул чорда редакциядә үзенә күрә бер «традиция» барлыкка килде, дүшәмбе көнне планерканың «кайнар» өлеше тәмамлаганнан соң, ике кабинет та атна дәвамында җыйган мәзәкләрне кычкырып укый. Кайсы кабинетның мәзәкләре иң кызык – җиңгән якка йөз сум «премия». Чәй-шикәр алырга менә дигән була иде ул. Нәкъ менә шул чәй өстәле янында киләсе атна өчен яңа кызыклар туплана башлый. «Авария булганны эзләп йөргән гаишник шикелле, мәзәк эзләп йөрибез», - дип көлешә идек.
Менә шундый уен-көлке, татулык белән эшләгәнгәме, бүген дә, элекке хезмәттәшләр белән очраша калсак, туганнарча җылылык тоеп күрешәбез. Журналның сыйфаты яхшы булсын, халыкчан журнал булсын дигән максатның хәзер дә үз урынында икәнен күреп шатланабыз. «Мәйдан» журналы Чаллы халкына гына түгел, республиканың төрле районнарында яшәүчеләргә дә, Башкортстанда яшәүче милләттәшләребезгә дә олы бүләк. Шушы егерме ел эчендә аның битләрендә кемнәргә генә мәйдан бирелмәде, нинди генә яңа исемнәр ачылмады, нинди генә матур, затлы әдәбият үрнәкләре, халкыбызның бай тарихы тәкъдим ителмәде?! Бу байлыкны барлар өчен, журналның төпләнмәләренә күз салып алу да җитә. Аның һәр санында, һәр битендә – күпме кешенең олы хезмәте, эзләнүләре, күз нуры. Иң мөһиме исә укучыларның «Мәйдан» ны көтеп торуы, «яңа саны кайчан кайта, алдагы әсәрнең дәвамын түземсезләнеп көтәбез бит», - дип телефоннан шалтыратулары, хәбәрләр юллавы.
Яраткан журналымны 20 еллык бәйрәме белән чын күңелдән котлыйм, 30, 40 еллык бәйрәмен дә шундый җылы кайтавазлар белән каршы алырга насыйп булсын дип телим.
Айгөл Әхмәтгалиева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев