Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Начар күрүчеләргә игътибарлы булыгыз!

13 ноябрьгә кадәр "Ак таяк" айлыгы дәвам итә. Бу көнне бөтен дөньяда Сукырлар көне билгеләп үтелә. Чаллы сукырлар җәмгыяте рәисе Әнвәр Гәрәев әйтүенчә, 13 ноябрь - начар күрүчеләрне тернәкләндерү эшен башлап җибәргән Валентин Гаяюиның туган көне. Ул Александр I патшалык иткән чорда бу эш буенча Россиягә дә килеп йөргән. Россиядә...

13 ноябрьгә кадәр "Ак таяк" айлыгы дәвам итә. Бу көнне бөтен дөньяда Сукырлар көне билгеләп үтелә. Чаллы сукырлар җәмгыяте рәисе Әнвәр Гәрәев әйтүенчә, 13 ноябрь - начар күрүчеләрне тернәкләндерү эшен башлап җибәргән Валентин Гаяюиның туган көне. Ул Александр I патшалык иткән чорда бу эш буенча Россиягә дә килеп йөргән.

Россиядә сукырлар җәмгыяте оешуга 90 ел тулды. Шәһәребездә исә начар күрүчеләргә ярдәм йөзеннән, мондый оешма 1932 елда барлыкка килгән. Бүгенге көндә биредә 617 кеше исәптә тора. Аның 250се - I төркем инвалид, аларның күпчелге өйдә генә тора. Ә 30-40 кеше, шул исәптән, оешма җитәкчесе Әнвәр Гәрәев та актив эш алып бара. Ул Яңа шәһәрнең 30нчы бистәсендәге офиста эшли. "Яшьрәкләрне эш белән тәэмин итәбез, тернәкләндерү эшләре алып барабыз, үзешчән сәнгатьтә катнашабыз, 4 тапкыр "Татар җыры" фестивален уздырдык", - ди ул.

Әнвәр абый шәһәрдәшләрне начар күрүчеләргә карата игътибарлы булырга чакыра. "Без урамда, җәмәгать транспортында, кибеттә ярдәмгә мохтаҗ. Сукырлык миңа килмәс дияргә ярамый, аңардан беркем дә сакланмаган. Бездә Советлар Союзы Герое Илдар Маннанов, шагыйрә Энҗе Мөэминова әгъза булып тордылар", - ди ул. Хәзер дә актив кешеләр шактый икән. Шагыйрь Галиәхмәт Шаһи, үзешчән композитор Анна Гыйльметдинова, автор-башкаручы Людмила Ткачук шундыйлардан.

Әнвәр Гәрәев 27 ел оешма җитәкчесе вазыйфаларын башкара. "Актив эш алып баручылар безнең эшчәнлекне аңлый. Кызганычка каршы, безгә хәйрия оешмасы итеп караучылар да шактый. Безнең оешма үзе дә ярдәмгә мохтаҗ бит: коммуналь хезмәтләргә түлибез, ярый әле "Дом.ру" бушлай интернет белән тәэмин итә. Теләкләре булган кешеләр безгә булыша ала", - ди Әнвәр абый.

Ул шәһәр һәм республика советларында начар күрүче депутатларның булмавына да борчылуын белдерде. Хөрмәтле шәһәрдәшләр, бәхетсезлектән беркем дә сакланып кала алмый. Шуңа күрә тирә-ягыбыздагы мохтаҗларга карата битараф булмыйк. Мөмкинлектән чыгып, аларга ярдәм кулы сузыйк!

Зөлфия ФОАТОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X