Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Танылган Чаллы адвокаты кешеләрне үлемнән саклап калган

Әлеге изге гамәлнең ул уңай яклары турында сөйләде.

20 апрельдә илкүләм донорлар көне билгеләп үтелә. Аны башкача «Кеше гомерен саклап калучылар көне» дип тә атасаң буладыр. Күп кеше изге ният белән кан бирә, ди табиблар. Чаллы Кан үзәге узган ел 6600дән артык донор кабул иткән. Бу бик зур сан. Араларында даими рәвештә килүчеләр, «Мактаулы донор» исеменә лаек булган шәһәрдәшләр дә бар. Алары инде 40 тапкыр кан биргән кешеләр. Чаллының танылган адвокаты Нәгыйм Бухариев донорлар көне алдыннан 81нче тапкыр кан тапшырды. 

«Төнлә кан бирергә йөгергән чакларым булды» 
Нәгыйм Бухариев тумышы белән Чүпрәле районының Зур Чынлы авылыннан. 10нчы сыйныфны тәмамлагач, Бөгелмәдә укый. Аннан язмыш җилләре аны Магаданга алып китә. Шунда хезмәт итә. Гаилә корып, төпләнеп тә кала. Ул елларны әңгәмәдәшем бик сагынып искә ала. Нәкъ биредә Нәгыйм Җәмилевич беренче тапкыр кеше гомерен саклап калуда ярдәм итә.

«Хезмәт иткәндә бер моряк, егылып, тән җәрәхәте алды. Артериясе зарарланды. Тиз арада кан кирәк иде. Минем кан аныкы сыман, 3нче төркем уңай. Хезмәттәшләр белән бергә кан тапшырдык. Ул мизгел һаман да күз алдымда. Ул моряк, бәхеткә, исән калды. Аннан соң тагын офицер дустыма ярдәм кирәк булды. Кан күрсәткечләре начар иде аның. Бу очракта да күп уйламыйча булышырга ашыктым. Инде күпме еллар үтте, бүген дә шалтыратышып, аралашып торабыз», – дип сөйли Нәгыйм Бухариев. 

Беренче тапкыр кан биргәндә Нәгыйм Бухариевка нибары 21 яшь була. Кан биреп, кеше гомерен саклап калу аңа бик нык тәэсир итә, күрәсең. Шул вакыттан бирле бу изге гамәлне ул гадәтенә кертә.

«Берзаман төнлә шалтыраттылар. Юлда авария булган. «Берничә кеше авыр хәлдә. Тизрәк кан кирәк», – диләр. – Озак уйламыйча, чыгып чаптым. Исән калдылар. Белсәгез иде күңелемдәге горурлык хисен! Андый хисне кан биргән саен кичерәм. Минем каным кемнеңдер гомерен саклап калуда ярдәм итә бит!» – ди ул.

1988 елда Әрмәнстанның Спитак шәһәрендә көчле җир тетрәве була. 25 меңләп кешенең гомере өзелә. Тән җәрәхәтләре алучылар да меңнәр белән исәпләнә. Бу фаҗигагә дә шәһәрдәшебез битараф калмый. Эчке эшләр идарәсендә эшләгән хезмәттәшләре белән кан бирү үзәгенә юнәлә.  
Магаданда Нәгыйм Җәмилевич гаиләсе белән 20 еллап яши. Нәкъ шунда, 1999 елда, аңа «Россиянең мактаулы доноры» исеме бирелә. Әмма бу хакта ул белми кала, чөнки Чаллыга күченеп киткән чагы була. Зур бүләген 2004 елда гына кулына ала. 

«Кан биргәч, күңелемә рәхәт» 
Нәгыйм Бухариев – шәһәребездә танылган адвокат. 20 еллап җинаять эшләре буенча юридик ярдәм күрсәтә. «Беркем өчен сер түгел, катлаулы өлкә, күп энергияне ала», – ди шәһәрдәш. Әмма стресска бирешми ул. Донор кешегә ярамый да. Кан күрсәткечләрең начар булса, табибларның кире борып кайтаруы ихтимал.
«Эштән соң спорт залына йөрим. Аннан соң совет фильмнарын карарга яратам. Өч кызыбыз да буй җитеп Казанда төпләнделәр. Шуңа күрә буш вакытыбызны хатыным белән икебез бакчада саф һавада уздырабыз. Эчмим. Тартмыйм. Аннан соң кешегә үпкә тотмыйм. Позитив рухта яшәргә тырышам», – ди әңгәмәдәшем. 

Күтәренке рухлы булуы күренеп тора да. Йөзеннән елмаю өзелми. Сөйләме дә басынкы, тыныч. «Изге гамәлем миңа икеләтә яхшылык белән кайта», – ди Нәгыйм Бухариев. Бу аның күңел халәтендә, эшендә чагыла икән. Интервью вакытында да бер клиентының эше зурга җибәрелмәве, вакытында туктатылуы турында сөенеп искәртеп алды. Моны да ул кан биреп кайтуы өчен Аллаһы Тәгаләнең бер рәхмәте итеп кабул итте.  

Кан бирүнең сәламәтлегенә уңай тәэсирен дә сизә Нәгыйм Бухариев. «Процедура алдыннан бөтен параметрлар буенча тикшерәләр. Гемоглобин, лейкоцит, эритроцит һәм башка күрсәткечләрне һәрчак белеп торам. Бу бит минем өчен әйбәт. Сәламәтлегем гел контрольдә», – ди ул. 

Кан биргәч, кешегә ике ай чамасы ял бирелә. Шул вакыт эчендә организм үз җаена килә, яңа кан белән тулылана, ди табиблар. Моны мактаулы донорыбыз да дәлилли. «Бер еллап авырганым юк, күз тимәсен берүк. Коронавирус чыккан мәлне 2019 елда бер авырып алдым. Анда да җиңелчә уздырдым. Иң мөһиме, ятып тормаска кирәк. Ике көн тормыйча ятсаң, сеңлем, торып китеп булмый», – дип көлә. 

Нәгыйм Бухариевның кан бирә башлавына инде 40 ел. Шул вакыт эчендә ул барлыгы 40 литр кан тапшырган. Бер кешедә 5 литр кан бар. Күз алдына китерегез әле, күпме кеше гомерен саклап калуда үз өлешен керткән ул! Әлеге изге гамәлен ул киләчәктә дә дәвам итәчәген белдерде. Киләсе юлы кан бирергә көз көне барачагын әйтте.  

Өстәмә мәгълүмат
18 яшьтән өлкән булган, авырлыгы 50 килограммнан ким булмаган һәр сәламәт кеше донор була ала. Кан бирү алдыннан бармактан кан алып карыйлар. Мондый анализ ярдәмендә гемоглобинны билгеләп була. Соңыннан донорны врач-терапевт карый. Кеше абсолют сәламәт булган очракта кан бирә ала.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: донор кан бирү