Наил Каюмов: “Сугыш елларын күрсәтәсем килә”
Чаллы активистлары хәрби-патриотик үзәк булдыру өстендә эшли.
ГЭС бистәсендәге элеккеге “Чулпан” балалар бакчасында пычкы, чүкеч тавышлары тынмый. Иртәннән кичкә кадәр биредә “Герат кыр почтасы” хәрби-патриотик оешма вәкилләре, волонтёрлар эшли. Алар шәһәр өчен үзенчәлекле тарихи музей булдыра.
“Музеебыз өч бүлектән торачак. Бер бүлмә Бөек Ватан сугышына багышланса, калган икесе - Чечен, Әфган сугышларына һәм махсус хәрби операциягә. Сугыш атрибутлары, кораллар гына урнаштырып калмыйбыз, аерым мөһит тудырачакбыз”, - ди “Герат кыр почтасы” оешмасы җитәкчесе Наил Каюмов.
Хәзерге вакытта алар Бөек Ватан сугышы бүлмәсен ясыйлар. Стена буйлап кара урман сузылып киткән. Тактадан окоплар. Барысы да сугыштагы сыман. Бүлмәне 9 май бәйрәменә әзерләп бетерергә уйлыйлар.
“Монда блиндаж булачак, бу якта пушка, пулемет урнаштырачакбыз. Немец машинасы, мотоцикл куячакбыз. Музейга килүчеләр окоплардан барып ДОТка (дошманнардан саклану корылмасына) кереп китәчәк. Үзләрен солдат сыман хис итеп, сугышның ничек барганын күзаллый алачак”, - ди Наил Каюмов.
Шәһәрдәшебез әлеге идеясе белән чын-чынлап янып эшли. Ул үзе дә 18 яшендә сугыш ачысын татыган кеше. Ике ел буе Әфган сугышында катнашкан.
“Сугышта күргәннәр сөйләп бетергесез. Әмма ул тарихта ныклап уылып калырга тиеш. Без аны үсеп килүче буынга аңлатырга, күрсәтергә бурычлы. Рус-япон сугышында катнашкан адмирал Макаров та “Сугыш хәтеремдә”, дип юкка әйтмәгән. Ул һәркемнең хәтерендә булырга тиеш. Бүгенге көндә дә горурланып сөйләрлек геройларыбыз бар. “Алёша» танкы экипажы командиры Рәсим Басиковны гына алыйк. Сирия, Кавказ, Әфганстанда катнашкан батыр ир-егетләребез... Алар мәктәп программасында юк. Әмма батырлык дәресләрендә без сөйлибез”, - ди Наил әфәнде.
Әфган, Чечен һәм махсус хәрби операциягә багышланган бүлмәләр дә үзенчәлекле булачак, дип ышандыра шәһәрдәшебез. Әйтик, Чечен, Әфганстан сугышын күрсәтү өчен ул таулар, махсус хәрби операцияне чагылдыру өчен җимерелгән биналар ясарга уйлый. Аннан тыш, башка идеяләре дә бар. Әмма аларны сер итеп саклый.
Без килгәндә Сергей исемле шәһәрдәшебез дә музей булдыруда көч куя иде. Ул күп еллар тарих укытучысы булып эшләгән. Кавказ сугышында катнашкан. Махсус хәрби операциягә дә алынган. Кулы яралангач, ялга кайтарганнар.
“Балаларга Бөек Ватан сугышы турында сөйләгәндә, күзаллый алмыйлар. Әфган, Кавказ сугышлары турында гомумән белмәүчеләр бар. Балаларга сугыш турында тыңлау кызык түгел. Карап, күзаллап ныграк хәтердә кала. Хәзер махсус хәрби операция бара… Бүгенге балалар аның турында белә, әмма киләчәк буын инде күзаллый алмаячак. Шуңа күрә тарихны без язып, ясап калдырырга тиеш. Үз тарихын белмәгән тамырсыз үсемлеккә тиң”, - ди Сергей.
*** «Герат кыр почтасы» оешмасы 2003 елда барлыкка килә. Балаларга хәрби-патриотик тәрбия бирүдән тыш, ул Бөек Ватан сугышы кырларында хәбәрсез югалган солдатларны эзләү белән шөгыльләнә. Хәрби фильмнар төшерә. Моннан тыш, оешма вәкилләре һәм волонтёрлар махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләргә гуманитар ярдәм җыюда катнаша. Бронежилетлар тегәләр, коптерлар җыялар. Хәрбиләргә хәтта тушёнкалар ясап җибәрәләр.
*** “Герат кыр почтасы” хәрби-патриотик оешма моңарчы 56/07 адресы буенча урнашкан бинада эшләп килде. Анда хәзер волонтёрлык үзәге дә ачылды. Сыешмыйлар. Шуңа күрә башкарма комитет элеккеге “Чулпан” балалар бакчасында икенче каттагы биналарны тапшырды. Тиздән әлеге бина хәрби-патриотик үзәккә әйләнәчәк, дигән фикердә волонтёрлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев