Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Наил Мәһдиев: «Кече бизнеска җитди зыян салынды»

Янгын чыккан «Гараж 500» базарында мэр булды.

"Гараж 500" базарында янгын чыгуын белгәч, урынга мэр Наил Мәһдиев, Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Сәлахов, башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев һәм "Автомобиль юллары предприятиесе" директоры Марат Анисимов килеп җиттеләр. 

Исегезгә төшерәбез, янгын 6,8 мең кв.м. мәйдан территорияне чолгап алды. Бәхеткә, зыян күрүчеләр юк. Әмма кече бизнеска җитди зыян салынды. Дистәләгән эшмәкәр павильоннары көлгә әйдәнде.

Урында һаман янгын сүндерүчеләр эшли. Ярдәмгә "Автомобиль юллары", "Чаллы су каналы" предприятиеләре дә алынды.

"Хәл катлаулы. Ләкин аны контрольдә тотабыз. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының барлык хезмәтләре катнаша. "Автомобиль юллары", "Чаллы су каналы" предприятиеләрен, су ташый алырлык башка оешмалар машиналарын да эшкә җәлеп иттек.

Кызганычка каршы, янгын мәйданы шактый зур. Әлбәттә, янгында эшләүче МЧС  хезмәткәрләренә, хокук сакчыларына ярдәм күрсәтеләчәк. Эш монда җитәрлек, төне буена. Алар кайнар ризык белән тәэмин ителәчәк. Янгын сәбәпләрен янгын күзәтчелеге инспекторлары тикшергәч, алга таба нишләргә кирәклеге турында уйлаячакбыз. Кече бизнес җитди зыян күрде. Тикшерүләр узгач, аларга ни рәвешле ярдәм итәчәгебез турында уйлаячакбыз", - диде мэр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев