Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Наил Мәһдиев тагын роддомда

Чаллыда махсус хәрби операциядә катнашучы шәһәрдәшнең яңа туган сабыен каршы алдылар.

Әкрен генә музыка уйный. Залда иң якын кешеләр: әти-әниләр, туганнар. Тантаналы чарага мэр Наил Мәһдиев тә килде. Шатлыклы һәм шул ук вакытта дулкынландыргыч минутлар. Махсус хәрби операциядә хезмәт итүче Владислав чәчәкләр тотып, кызын алып чыкканнарын көтә.

Яшь әнине һәм бәләкәчне алкышлар белән каршы алдылар. Кулына яңа туган сабыен алгач, Владислар күз яшьләрен тыя алмады.

Бәләкәчкә Аделина дип исем кушканнар. Бу - аларның икенче сабыйлары. Әнисен һәм сеңлесен каршы алырга Милена исемле кызлары да килгән иде.

"Гаиләбездә тагын бер бәләкәч булуына сөенеп туя алмыйм. Ирем каршы алырга кайткач, икеләтә зур бәхет. Кайтыр дип уйламаган да идем", - дип уртаклашты яшь әни. 

Мэр Наил Мәһдиев гаиләгә иң изге теләкләрен җиткерде. Әле тагын нәсел дәвамчысы, малай артыннан да килергә язсын, диде. 

"Сентябрь аенда шәһәребез ир-егетләрен махсус хәрби операциягә озаттык. Хәзер аларның сабыйларын роддомнан каршы алам. Күркәм традициягә әверелде. Роддомга инде 28 тапкыр килүем", - диде мэр. 

Наил Мәһдиев Владиславка хезмәте өчен рәхмәтен әйтте, исән-имин йөрүен теләде. Балага кирәк-яраклар алу өчен 100 мең сум күләмендә акча тапшырды. ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән бүләкләр дә бирде. Бер уңайдан мэр гаилә туганнары белән "бәби тәпи юасыздыр" дип шаяртып та алды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев