Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Наил Мәһдиев Башкарма комитет хезмәткәрләрен Яңа ел белән котлады

Наил Мәһдиев Башкарма комитет хезмәткәрләрен якынлашып килүче Яңа ел белән котлады. Шәһәр мэры коллективка нәтиҗәле эшләре өчен рәхмәт белдерде һәм алдынгыларга бүләкләр тапшырды.

Нәтиҗәле хезмәте һәм Татарстан Республикасында сайлау процессын оештыруга актив ярдәм итүләре өчен Башкарма комитетның Комсомол районы администрациясе башлыгы Александр Кислов Татарстан Республикасы президентының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм җирле үзидарә үсешенә зур өлеш керткәне өчен мэр аппаратының оештыру-аналитик һәм хокукый эш идарәсе башлыгы Лилия Әдгамовага, эш башкару белән идарә итүне контрольдә тоту секторы мөдире Светлана Ивановага, персонал һәм муниципаль хезмәт белән идарә итүнең әйдәп баручы белгече Рәисә Кәлимуллинага Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хатын тапшырдылар.
Намуслы хезмәте, югары профессиональлеге һәм нәтиҗәле хезмәттәшлеге өчен Икътисадый үсеш һәм эшмәкәрлеккә ярдәм идарәсенең Кулланучылар базары бүлеге башлыгы Рәисә Солтанова Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән шулай ук Җир һәм милек мөнәсәбәтләре идарәсе, Башкарма комитетның оештыру бүлеге, Архитектура, шәһәр төзелеше һәм торак үсеше идарәсе, Мэр эшчәнлеген тәэмин итү бүлеге, Мәдәният идарәсе, Эш башкару идарәсе, Комсомол һәм Үзәк районы администрациясе хезмәткәрләре бүләкләнде.
Очрашу Кыш Бабай һәм Кар кызы котлаулары белән тәмамланды.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, 2018 елгы «муниципаль идарә өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр» конкурсы нәтиҗәләре буенча җиңүче дип  Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиянең әйдәп баручы белгече Лилия Гаянова, картиналар галереясе директоры Илсөя Заһидуллина, Оештыру-аналитик һәм хокукый эш идарәсенең баш белгече Виктория Иванова, Территория оешмалары белән хезмәттәшлек бүлеге башлыгы Эльвера Кашапова, Шәһәр хуҗалыгы һәм халыкның тормыш-көнкүрешен тәэмин итү идарәсенең юл хуҗалыгы секторы мөдире Лиана Мусина, Мэр эшчәнлеген тәэмин итү бүлеге җитәкчесе Фәридә Низамова, Хокукый экспертиза бүлегенең әйдәп баручы белгече Ләйлә Харисоватанылды.Бүләкләү тантанасы белән фотоларны Шәһәр администрациясе төркемендә карарга була.

 

 

http://nabchelny.ru/news/34898

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев