Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Наил Мәһдиев Чаллыда капиталь ремонт объектларын тикшерде

Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев шәһәрнең төзелә торган объектларын тикшерүне дәвам итә.

Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев шәһәрнең төзелә торган объектларын тикшерүне дәвам итә. Бүген иртән ул җаваплы затлар һәм журналистлар белән бергә Шамил Усманов урамындагы ремонт эшләренең барышы белән танышты. Хәзерге вакытта Хәсән Туфан проспектыннан Вахитов проспектына кадәр участокта асфальт-бетон катламының түбән катламын җәю эшләре башкарыла. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, юллар «Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты кысаларында ремонтлана. Эш барышында парковкалар проблемаларын хәл итүгә зур игътибар бирелә. Шамил Усманов урамында 556 парковка урыны барлыкка киләчәк. Моның өчен махсус урыннар бүлеп бирелгән инде. 

"Парковкалар өчен урын табабыз икән, машиналар кимемәвен аңлап, аз булса да мондый мөмкинлектән файдаланабыз. Бу барлык зур шәһәрләр проблемасы", – диде Наил Мәһдиев.

Моннан тыш, юл эшләре тротуарлар төзү, яктырту һәм тиешле тамгалар куюны күздә тота. Шәһәр башлыгы юлга түшәлгән ясалма тигезсезлекләрне урнаштыруга да игътибар итәргә кушты. "Бу светофор яки юл билгесе буларак гражданнарның иминлеген тәэмин итү элементы. Бүген ясалма тигезсезлекләр түшәлгән урыннарда җәяүлеләрне таптату белән бәйле юл-транспорт һәлакәтләренең булмавы билгеле", - диде мэр.

Наил Мәһдиев узган атнада Тынычлык проспектындагы юл эшләре барышын тикшергән иде.

Капиталь ремонттан соң сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен 67 нче мәктәп тә укучыларын кабул итәргә әзерләнә. Бүген иртән шәһәр мэры Наил Мәһдиев учреждениедә булды һәм объектның әзерлеген бәяләде. Хәзерге вакытта мәгариф учреждениесе территориясендә канализация, су белән тәэмин итү, тәрәзәләр һәм ишекләр системаларын алыштыру, керү төркемнәрен ремонтлау, эчке якта бизү-буяу эшләре алып барыла.

Объектта ремонт эшләре 40 млн сумга баса, монда төзелеш эшләрен Чаллының «СтройТраст» оешмасы башкара. Ике катлы бинада интеллектуаль өлкәдә тайпылышлары булган 210 бала өчен уңайлы шартлар тудырылган. Шулардан 122се мәктәпкә йөри, 48е өйдә белем ала.

Мәгариф учреждениесе директоры Нина Тузова мәктәп коллективы 50 кешедән торуын, шуларның 32се - педагоглар булуын хәбәр итте. Аларның күбесе биредә дистә еллар буе эшли. Мәктәп директоры шәһәр башлыгын яңа кабинетлар, коридорлар, булачак ашханә белән таныштырды.

Мәктәп территориясендә ремонт эшләре 90%ка башкарылган. Төзүчеләргә бинаның фасадын буйыйсы һәм территорияне төзекләндерәсе калды. "Төзекләндерү эшләренә яңа асфальтны да кертергә кирәк, барысы да тиешенчә булырга тиеш. 30-40 ел элек салынган плитәләр яраксыз хәлгә килгән дип уйлыйм. Ремонтка килгән очракта, барысын да сыйфатлы итеп башкару зарур. Гарантия биш ел. Төзүченең телефон номеры сезнең хәтердә булсын. Шалтырату белән алар килеп, барлык кимчелекләрне бетерергә тиеш”, - диде Наил Мәһдиев, мәктәп директорына һәм төзүчеләргә мөрәҗәгать итеп.

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев караган тагын бер капиталь ремонт объекты-ЗЯБ бистәсендә урнашкан 63 нче «Жемчужинка» балалар бакчасы булды. Мәктәпкәчә учреждение 43 ел элек төзелгән һәм шул вакыт эчендә биредә беркайчан да капиталь ремонт үткәрелмәгән. Биредә шулай ук эшләр 90%ка башкарылган һәм инде ахырына якынлаша. Түбә алыштырылган, керү урыны үзгәртелгән, 12 төркемнең 10 төркеме ремонтланган. Мәктәпкәчә учреждениенең беренче катында җылы идәннәр җәелгән. Бүген кухня һәм кер юу блогында ремонт эшләре бара.

 Гадәттәгечә, мәктәпкәчә учреждениедә капиталь ремонт кысаларында якын-тирә территория төзекләндереләчәк, шулай ук шәһәр казнасыннан бүлмә җиһазлары сатып алуга акча бүлеп биреләчәк.
«Бу аерым игътибар таләп итүче махсус объектлар, чөнки сүз балалар турында бара. Кайбер өстәмә эшләр барлыкка килә, шуны исәпкә алып, төзүчеләр алдында билгеле бер бурычлар куябыз. Капремонт турында сөйләгәндә, без янәшә территорияне тулысынча төзекләндерүне, яңа асфальт җәюне  күздә тотабыз. Сметада юл эшләренә акча каралмаган. Бу акчалар ремонтны сыйфатлы башкару өчен җирле бюджеттан бүлеп бирелә. Сез күрәсез, капиталь ремонттан соң балалар бакчасы яңа сулыш ала», - дип ассызыклап үтте шәһәр башлыгы.

Балалар бакчасын ачу июль урталарында планлаштырыла. 2019 елда Яр Чаллыда барлыгы ике мәктәп һәм тугыз балалар бакчасы капиталь ремонтлана.

Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев иң соңыннан тикшергән объект Яр Чаллы сәнгать көллияте булды, биредә капиталь ремонт бара. Бинага 41 ел. Бу вакыт эчендә монда бер генә тапкыр да капиталь ремонт үткәрелмәгән. Балалар сәнгать мәктәбе директоры Рамил Бәдретдинов шәһәр башлыгына бинада ел саен косметик ремонт кына уздырылуын әйтте. Шуңа күрә кабинетларның кайберләре начар хәлдә һәм су басуга юлыккан.

«Узган ел түбәдән су үтә башлады, диварлар, түшәмнәр күгәрә, җимерелә, обойлар куба, беренче чиратта менә шул кабинетлар ремонтлана», – дип аңлатты учреждение директоры.

«Медик» төзелеш оешмасы Феликс Бәхтигәрәев җитәкчелегендә түбә алыштыру, инженер системаларын монтажлау буенча эшләр башкарды. Мәдәният учреждениесен ремонтлауга республика бюджетыннан 37 млн сум бүлеп бирелгән.

Сәнгать көллиятендә вокал, хореография, музыка теориясе һәм дизайн юнәлешләре буенча барлыгы 210 укучы белем ала. Быел учреждение 52 студентны чыгарган.

Төзелеш объектын карауга йомгак ясап, Наил Мәһдиев, сәнгать көллиятен дә кертеп, барлык төзелеш объектлары билгеләнгән вакытка тапшырылачак, дип билгеләп үтте: «Без, яхшы һава шартларында барлык эшләрне башкару һәм вакытыннан алда тапшыру мөмкинлеге булганда, 1 сентябрьгә кадәр сузарга кирәкми дип килештек. Төзелеш сезонында барысын да эшләргә кирәк, гәрчә контрактлар октябрьдә үтәлергә тиеш булса да. Без коллегаларга акча бүлеп бирүләре турында әйтәбез, димәк, аларны эштә куллану гына түгел, сыйфатлы ремонт ясау да кирәк. Төзүчеләргә таләпләр югары. Без ел саен килде-китте эш өчен җитди акча бүлеп бирә алмыйбыз», - дип нәтиҗә ясады мэр.

 

http://nabchelny.ru/news/36964

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев