Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Наил Мәһдиев гаилә парларына "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" медален тапшырды

Бүген Яр Чаллыда гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган тантаналы чара узды. Сигез гаилә бүләккә лаек булды. Шул уңайдан Тантаналар сараенда алты парны хөрмәтләделәр, икесен өйләренә барып котладылар. Тантанада Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев катнашты.

Чакырылучылар арасында сәламәтлек саклау, мәгариф, спорт өлкәсендә, "КАМАЗ" шәһәр барлыкка китерүче предприятиесендә, С. П.Титов исемендәге картон-кәгазь комбинатында хезмәт куйган парлар бар иде.

"Ерак 70 нче елларда яшь кешеләр автомобиль заводы, картон-кәгазь комбинаты, төзелеш индустриясе предприятиеләре төзергә, камлләшергә, үз максатларын тормышка ашырырга һәм гаилә корырга килделәр. Сез үз хезмәтегез, тырышлыгыгыз белән шәһәребез аягында нык торсын өчен барысын да эшләдегез. Мин сез булдырган предприятиеләрне генә түгел, беренче чиратта, гаиләләрегезне дә күздә тотам. Авыр тормыш шартларында сез, язмышыгызга зарланмыйча, үз гаилә ояларыгызны булдырдыгыз. Гаилә рәвешендә нигез булмаса, бүген шәһәр горурлана торган җитештерү уңышлары булмас иде", - дип билгеләп үтте ул.

 

 

 

 

 

Наил Мәһдиев гаилә парларына «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медален тапшырды.
Роман Викторович һәм Лариса Валериановна Толпеевалар 12 бала: җиде кыз һәм биш малай тәрбияли. Толпеевлар гаиләсе актив яшәү рәвеше алып бара, шәһәр һәм районның иҗтимагый тормышында катнаша, иҗтимагый эш белән кызыксына. Барлык балалар да музыкаль сәләткә ия.

 

 

 

Шәһәрнең спорт династиясе вәкилләре –  Елена Александровна һәм Сергей Петрович Волобуевлар. Аларның гаилә коруына-35 ел. Сергей Волобуев волейбол буенча спорт мәктәбе төзүнең башында торды. Елена Волобуева волейбол буенча тренер-укытучы булып эшли. Уллары һәм кызлары әти-әниләре юлыннан киткәннәр. Икесе дә спорт мастерлыгына кандидатлар.

 

 

Юрий Николаевич Һәм Наилә Сәидәхмәт кызы Станиченколар 34 ел буе кулга-кул тотынышып атлыйлар. Аларның хезмәт юлы медицина белән бәйле. Наилә Станиченко – Татарстан Республикасының Атказанган табибы, Юрий Станиченко Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенең табиб-анестезиолог – реаниматологы, профессиясендә-32 ел.

 

 

Елена Леонидовна һәм Андрей Геннадьевич Фомичевлар киләсе елга бергә яшәүләренең 40 еллык юбилеен билгеләп үтәчәкләр. Яр Чаллыга гаилә 34 ел элек, ул вакытта төзелә торган картон-кәгазь комбинаты директоры С.П. Титов чакыруы буенча килгән. Алар ике бала тәрбияләп үстергәннәр. Алты оныклары бар.

 

 

Фәүзия Кираметдин кызы һәм Риф Хуҗи улы Вәлиевлар – шәһәрнең беренче төзүчеләре. Гаилә башлыгы «Россия Федерациясенең Мактаулы энергетигы» исеменә ия. Хатыны-шәфкать туташы. Пар өч кыз тәрбияләп үстергән, бүген аларны алты оныгы сөендерә.

 

 

Валентина Федоровна һәм Сергей Евгеньевич Красавиннар яшь 52 ел бергә гомер кичерү серләре белән уртаклаша алалар. Ирле-хатынлы Красавиннар гомер буе КАМАЗда эшлиләр. Гаилә алты бала тәрбияләп үстергән. Бүген аларның байлыгы – 13 оныгы һәм дүрт оныкчыгы.

 

 

 

 

 

 

Бәйрәм кунаклары хөрмәтенә «Кызыл тау» мәдәният үзәге һәм «Болгар» бию театры артистлары чыгыш ясады.

Управление информационной политики и по связям с общественностью.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев