Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Наил Мәһдиев кушуы буенча газ җиһазларын тикшерү башланды

48/20 йортында гадәттән тыш хәлдән соң күпфатирлы йортларда планнан тыш газ җиһазларын тикшерәчәкләр.

Хәзерге вакытта 1 244 күп фатирлы торак йортның 184 916 фатиры, 5 йорт газга тоташтырылган. Газ тикшерүнең ешлыгы елына бер тапкырдан да ким түгел. 532 фатир газ бирүдән туктатылган. Бу хакта бүген гадәттән тыш хәлләр комиссиясе кысаларында хәбәр иттеләр.
«Челныгаз» директоры Мөнәвир Галиев хәбәр иткәнчә, газ тоташтырылган 153 418 фатир инде тикшерелгән. 247 фатирда газ тикшерүчеләргә керү мөмкинлеге бирелмәгән. «Төтен чыгу юлларын, вентиляция каналларын квартал саен тикшерергә кирәк, – дип билгеләп үтте җитәкче. – Без моңа әзер. Газ бирүдән туктатылган фатирлар саны үзгәрергә мөмкин, әмма бу сан һәрвакыт кечкенә».
Шәһәр мэры Наил Мәһдиев, һәр йортның иминлеге максатыннан, мондый тикшерүләрне ешрак үткәрергә кирәк дип ассызыклады. «30 көн эчендә газдан өзелгән 532 фатирны тикшереп чыгарга мөмкин, – дип билгеләп үтте ул. – График төзергә һәм аларны тиз арада тикшереп чыгарга кирәк. Фатирларга йөреп тикшерү буенча газ хезмәте җавап бирә, керү мөмкинлеген тәэмин итү өчен район башлыкларын җәлеп итергә кирәк».  
Шәһәрнең өч районында исемлекләр төзелгән, төркемнәр оештырылган, фатирларны тикшереп чыгу башланды. Чаллылылар өчен килгән белгечнең чыннан да «Челныгаз»да эшләвен белер өчен, 71-72-42 телефоны аша кайнар линия оештырылган. 

 

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тикшерү