Тикшерү тег белән яңалыклар
-
Документларны тикшерегез!
Федераль законга үзгәрешләр керү уңаеннан хәзер нотариуслар, күчемсез милеккә Росреестр үткәрү белән берлектә, сатып-алу килешүләрен дә раслый алалар. Шулай ук алар үзләре раслаган килешү өчен җавап тотачаклар. Нәтиҗәдә, күчемсез милекне хосусыйлаштыру һәм шуңа бәйле сатып-алу килешүләрен теркәү срогы 5 эш көненә кадәр кыскара.
-
Тикшерүләр башланды
ТР буенча Роспотребнадзор Чаллы оешмаларындагы хезмәткәрләрнең куар-кодлары булу-булмавын тикшерә.
-
Роспотребнадзор ковидка каршы чараларның үтәлешен тикшерә башлый
Республикада халыкның кайбер категорияләре өчен коронавирус инфекциясенә каршы мәҗбүри вакцинация үткәрү турындагы күрсәтмәне үтәү чоры үтеп бара. Чаллы Роспотребнадзор җитәкчесе Илгизәр Бариев хәбәр иткәнчә, ведомствода эштән азат ителгән хезмәткәрләр исемлеген төзеп бетерер өчен оешма һәм предприятие җитәкчеләренә өстәмә тәүлек биргәннәр.
-
Наил Мәһдиев кушуы буенча газ җиһазларын тикшерү башланды
48/20 йортында гадәттән тыш хәлдән соң күпфатирлы йортларда планнан тыш газ җиһазларын тикшерәчәкләр.
-
Яр Чаллы йортларында көнкүреш газы шартлаганнан соң тикшерүләр үткәрәчәкләр
Шәһәр мэры йөкләмәсе буенча, 48/20 йортында гадәттән тыш хәлдән соң, Яр Чаллының күп фатирлы йортларында планнан тыш газ җиһазларын тикшерәчәкләр.
-
Таксистларны тикшерәләр
Чаллыда «Такси» операциясе башланды. Аның барышында бер тәүлек эчендә ЮХИДИ хезмәткәрләре таксистлар арасында 14 административ хокук бозу очрагын теркәде.
-
Казанда ЮХИДИ хезмәткәрләре автобус шоферларын тикшерү өчен рейдка чыгачак
Муниципаль, муниципальара, төбәкара маршрутларда пассажирларны даими яки заказга йөртүче автобусларны тулысынча тикшерәләр.
-
Татарстанда терактлар сериясе әзерләгән «Ислам дәүләте» (Россиядә тыелган террорчылык оешмасы) оешмасы әгъзалары тоткарланган
Татарстанда Федераль куркынычсызлык хезмәте вәкилләре Россия территориясендә терактлар сериясе әзерләгән «Ислам дәүләте»(Россиядә тыелган террорчылык оешмасы) оешмасы әгъзаларын тоткарлаган. Бу хакта РФ Федераль куркынычсызлык хезмәтенең җәмәгатьчелек белән элемтәләр үзәгеннән хәбәр иттеләр.
-
Татарстан прокуратурасы пассажирлар ташучыларны тикшерә
Тикшерү республиканың бөтен территориясендә узачак, хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнары җәлеп ителәчәк.