Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Наил Мәһдиев Яр Чаллы полиция гарнизоны хезмәткәрләрен һәм ветераннарын Россия Федерациясе Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне белән котлады

Хөрмәтле Яр Чаллы полиция гарнизоны хезмәткәрләре һәм ветераннары!

Сезне Россия Федерациясе Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне белән котлыйм!
Безнең барыбыз өчен дә бу көн җәмгыятькә һәм дәүләткә хезмәт итүнең иң яхшы традицияләрен, законның какшамаслыгын һәм гаделлек тантанасын гәүдәләндерүче, кешеләргә карата горурлык һәм хөрмәтне чагылдыручы бәйрәм булып тора. Бу көнне без, үз тормышларын куркыныч астына куеп, кыюлык һәм каһарманлык күрсәтеп, Эчке эшләр министрлыгына йөкләнгән катлаулы һәм җаваплы бурыч үтәүчеләрне олылыйбыз.
Өч гасырдан артык тарихы булган Россия полициясе илебез елъязмасына бик күп якты сәхифәләр язды. Ведомствоның шәхси составы, һөнәри һәм гражданлык сыйфатларын дәлилләп, җинаятьчелеккә каршы көрәш алып бара.  
Яр Чаллы полиция гарнизоны Татарстанда иң зурлардан санала. Аның барлыкка килү тарихы шәһәр һәм КАМАЗ төзелеше белән тыгыз бәйләнгән. Бөтенсоюз удар төзелешенең авырлыкларын үз җилкәләрендә сынаган ведомство хезмәткәрләреннән чын батырлык, антка тугрылык һәм бәлагә юлыккан кешеләрне коткару өчен үз-үзләрен корбан итүгә әзерлек үрнәге белән аерылып торган Чаллы милициясенең көчле нигезе формалашкан.
Берничә буын тәрбияләгән һәм ведомствоның данлы традицияләренә нигез салган, бүгенге көндә дә эчке эшләр органнарының законлылыкны һәм хокук тәртибен саклауга юнәлдерелгән уңышлы эшчәнлегенең нигезе булган ветераннарга тирән рәхмәтебезне җиткерәбез.
Без Ватаныбызның куркынычсызлыгын һәм ватандашларыбызның мәнфәгатьләрен яклап, тормышларын кызганмаган кешеләрнең якты истәлеге алдында баш иябез. Алар һәрвакыт полициянең яшь хезмәткәрләре өчен моңарчы күрелмәгән рухи көч һәм какшамас ихтыяр үрнәге булып хезмәт итәчәк.
Һөнәри бәйрәм көнендә сезнең катлаулы, мактауга лаеклы хезмәтегез һәм ярты миллионлы шәһәрнең тыныч һәм имин тормышын тәэмин итүгә зур өлеш кертүегез өчен рәхмәт сүзләрен җиткерәм.
Буыннарның бәйләнешен һәм дәвамчанлыгын саклап калып, Чаллы полиция гарнизонының шәхси составы алга таба да эчке эшләр органнары данын үстерер, Россия дәүләтчелеген ныгыту өчен кулдан килгәннең барысын да эшләр дип ышанам!
Сезгә ныклы сәламәтлек, түземлек һәм Ватанга хезмәт итүдә яңа казанышлар телим!

Н.Г. Мәһдиев, 
Яр Чаллы шәһәре мэры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: котлау