Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

40ка якын җимлеге булган Наил Сираҗиев: «Кошлар ашатып, йөрәгем савыкты»

Шәһәрдәшебез көн дә Чаллының Яр буе паркына барып, җимлекләрне тулыландырып тора. Моның өчен ул аена якынча 4-5 мең сумга көнбагыш сатып ала.

«Ишеткәнеңә түгел, асылына төшенмичә, хәтта күргәнеңә дә ышанма», – дип искәртә еш кына дин әһелләре. Шушы көннәрдә бу әйтемнең дөреслегенә шәхсән үзем дә инандым. Эш шунда: атна башында социаль челтәрләрдә Түбән Кама урманында җимлекләрдән көнбагыш алып йөрүче ир-ат видеосы таралды. Кешедән калышып булмый бит инде дип, аны җәһәт кенә без дә ВКонтактедагы үз төркемебезгә элдек.

Билгеле инде, пост астында шунда ук роликтагы ир-атка карата бер-бер артлы нәфрәтле комментарийлар ява башлады. Ничек кенә гоманламады аны подписчиклар: «Кошлар туңмасын, тамаклары аз гына булса да туйсын дип салынган ризыкны ничек алмак кирәк?! Адәм көлкесе бит бу. Оятсызның оятсызы... », «Шушы көнгә калды микәнни бичара?!» – дип уй-фикерләрен белдерде интернет кулланучылар. 

Хактан да, беренче карашка видеодагы ир-ат бернинди чирканусыз канатлы дусларыбыз өчен салынган көнбагышны урлый кебек. Сер түгел, үземнең дә баштан шундый ук фикер йөгереп узды. Тик икенче бер шәһәрдәшебез әлеге вакыйгага бөтенләй башка күзлектән карарга этәргеч бирде. Үз фикерен ул хәтта 35 градуслы чатнама суык дип тормыйча, редакциябезгә үк килеп исбатлады. Чөнки үзе дә нәкъ менә шундый изге эш белән шөгыльләнә икән. Әйе, әйе, берниди шаяртуларсыз – изге эш! Тик моңа, бераз интрига саклап, соңрак әйләнеп кайтырбыз. Иң элек әлеге язмам герое белән якыннанрак танышып үтик әле. 

Шәһәрдәшебез Наил абый Сираҗиев тумышы белән Кукмара якларыннан булып чыкты. Чаллыга ул 1979 елда гигант КАМАЗ төзелешенә килә. Гомере буе заводта авыр эштә тир түгә. Билгеле, бу эссез генә узмый: 2014 елда аңа инфаркт булып, табиблар пычагы астына ятарга туры килә. Операциядән соң хирурглар үзенә: «Алга таба да тулы канлы тормыш алып барырга теләсәгез, билгеләнгән даруларны эчегез һәм, иң мөһиме, һәрвакыт хәрәкәттә булыгыз», – дип катгый таләп куялар. Әлеге үтемле киңәшне бик яхшылап колагына чорнап куя шәһәрдәшебез. 

Баштарак ул йорт янында йөрү белән генә чикләнсә, бераздан ерак араларга да чыккалый башлый. Аеруча ул Яр Буе паркын үз итә. Саф һава, тынычлык, табигать аның җан дусларына әверелә. Тора-бара дуслар сафы тагы да ишәя. Төгәлрәк әйтсәк, урман кошларының зарыгып көтеп алган кунагына әверелә Наил абый.

«Шулай бер мәл паркта йөргәндә күзем агачлардагы җимлекләргә төште. Билгеле, ул чакта әле алар бармак белән генә санарлык иде. Ара-тирә үзләренә көнбагыш салып китә башладым. Башта бер-ике уч кына калдырсам, тора бара килограммлап алып килә торган булдым. Аннары инде тагы да күбрәк кошларны туендыру өчен җимлекләр санын да арттырдым», – ди шәһәрдәшебез.

Аларны ул иң элек үзе яшәгән бистәдәге мәктәп хезмәткәрләреннән сорап карый. Чөнки бина ишегалдындагы савытларның шактый гына вакыт буш эленеп торуын күрә. Тик аның гозеренә: «Җимлекләр конкурста катнашу өчен үзебезгә кирәк», – дип җавап кайтаралар. Шулай да: «Шәһәр балалар экология-биология үзәгенә мөрәҗәгать итеп карагыз, аларда мондый ашату җайланмалары бик күп», – дип үтемле киңәш бирәләр. 

Хактан да, биредә язмам героеның үтенечен кире какмыйлар. Аны кирәгенчә җим савытлары белән тәэмин итәләр. Әнә шулай ул Яр буе паркы урманын кошлар ашханәсенә әверелдерә. Бүгенге көндә инде аның 40ка якын җимлеге бар. Шәһәрдәшебез көн дә килеп аларны тулыландырып тора. Билгеле, паркта ял итүчеләр дә төрле азык калдырып киткәли.

«Гадәттә, мин кошларны көнбагыш белән генә сыйлыйм. Канатлы дусларыбыз өчен бу иң яхшысы. Махсус алар өчен генә сатыла торган төре дә бар аның. Күпләр моны белеп бетерми. Теләсә нинди ярамаган ризык салып китә. Боткага кадәр калдыручылар да очрый. Ул исә салкында шыгырдап ката һәм аннан бернинди файда да булмый. Киресенчә, бу миңа өстәмә эш кенә йөкли. Савытларны яхшылап чистартырга туры килә. Моның өчен үзем белән хәтта кыргыч җайланма да йөртәм», – ди шәһәрдәшебез. Бу гына да түгел, шул каткан боткаларны, ипи кисәкләрен өенә алып кайтып җебетеп, ваклап ишегалдындагы кошларга да бирә әле ул. Чөнки мондый азык урман кошларына ярамый икән. 

 «Күгәрченнәр, чыпчыклар гадәттә барын да ашый. Ә менә урманда яшәүче кошлар бик талымлы. Аларга кара ипи, тары, эшкәртелгән ярмалар (хлопья) бирү катгый тыела. Шулай ук тозлы һәм кыздырылган, күгәргән ризыклар да канатлы дусларыбызга зыян салырга мөмкин. Моны һәркем исендә тотсын иде», – дип киңәш итә Наил абый.

Шәһәрдәшләребезнең җим салучыларга тагын бер үтенече бар. Һәм ул югарыда телгә алып киткән Түбән Кама урманында төшерелгән видео белән бәйле. 

«Иң элек шуңа ачыклык кертик – бу бер генә дә урлашу очрагы түгел, ә киресенчә бик тә кирәкле гамәл. Аңлатып үтәм: кайберәүләр урман эченә кереп тормый, күзләренә ташланган җимлекләргә күп итеп азык салып китә. Без исә аларны алып, башка савытларга таратабыз. Чөнки кошлар бит бер генә урында тормый. Кар ява нитә-калса алар туңып, укмашып, әрәм генә булып бетәчәк. Видеодагы ир-ат та шуны күздә тотып көнбагышларны аладыр», – ди изге җанлы шәһәрдәшебез. 

Әйе, аена якынча 4-5 мең сум акчасын канатлы дусларына азык алуга тоткан кешегә изге дими ни дисең?! Тиене дә алтынга тиң заманда кем генә шундый адымга барыр икән?! Кызганычка каршы, андыйлар сирәк шул. Наил абый да шуңа уфтана. Аның сүзләренә караганда, шәһәрдә сукбай эт һәм мәчеләрне кайгыртучылар да бар, ә менә табигатькә бәяләп бетергесез хезмәт күрсәтүче кошларга ярдәм итәргә теләүчеләр бармак белән генә санарлык. «Бу хакта башкалар да уйлансын иде», – ди ул. 

Моннан берничә ел элек ул, кайбер эшмәкәрләргә мөрәҗәгать итеп, махсус төркем булдырырга да омтылып караган. Әмма: «Кемгә кирәк – шул ашатсын», – дигән сүзләрдән соң әлеге фикереннән кире кайткан. 

Кешеләрне инандыра алмаса да, язмам герое үз гамәленнән һич кенә дә чигенергә теләми. Чөнки ул аңа җан рәхәте генә түгел, ә тән сихәте дә бирә. 
«Әйтергә дә куркам, шушы сәяхәтләрем нәтиҗәсендә йөрәгем авыртмый башлады. Көненә якынча 3 сәгать үтәм, кошларны ашатканда вакыт-вакыт тукталышлар ясыйм, урман һавасы сулыйм. Менә дигән дәвалау ысулы бит», – ди шәһәрдәшебез. Бу кирәкле дә, изге дә терапия ысулын ул алга таба да дәвам итәчәк. Киләчәктә Боровецкое урманына да барып, җимлекләр эләргә хыяллана әле Наил абый. 

Илшат Солтанов фотолары
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: табигать экология