Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Намаз сәламәтлеккә ничек тәэсир итә?

Галимнәрнең соңгы тикшеренүләре "Сәламәтлекнең нигезендә намаз уку тора" дигән фикергә этәрә

Баш мие эшчәнлеген җиргә иелү нәтиҗәсендә яхшыртырга була. Күп мәртәбә иелү, ягъни Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт йөзеннән сәҗдә кылу нәтиҗәсендә баш миенең кан тамырлары ныгый һәм тыгызлана. "Сәҗдәгә төшү генә дә йөздән артык чирдән арынырга ярдәм итә", – дип белдерә гомумсәламәтләндерү үзәкләре. Кеше организмында 360 буын бар. Намаз вакытында аларның барысы да хәрәкәткә килә.

Диндә башка төр физик эшчәнлеккә дә зур игътибар бирелә. Хезмәт белән бергә ял итү – урман-болыннарга чыгу, төрле уеннар уйнау – Аллаһы Тәгаләгә сөекле булган гамәлләр. Мөхәммәд галәйһиссәләм: "Күңел ачыгыз һәм уйнагыз, минем диндәшләремнең кәефе начар булу миңа бер дә ошамый", – дигән. Физик күнегүләр ярдәмендә кеше стресстан, симерүдән котыла, иммунитетын ныгыта, дип яза "Ислам нуры".

Сәламәтлек турында сөйләгәндә ураза турында әйтми калу мөмкин түгел. Чөнки хәзер киң таралган авыруларның кайберләрен ураза тоту белән дәвалыйлар. Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм: "Ураза тотыгыз, сәламәт булырсыз!" – дип юкка гына әйтмәгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев