Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Намаз укымаган кешенең уразасы кабул буламы?

Ра­ма­зан ае җит­сә, ха­лык со­рау­лар яу­ды­ра баш­лый: на­маз укы­ма­саң ура­за то­тар­га ярый­мы, на­маз укы­мау­чы ке­ше­нең ура­за­сы ка­бул бу­ла­мы һәм баш­ка­лар.

Иң бе­рен­че итеп ура­за­ның һәм на­маз­ның бәй­лә­не­ше ха­кын­да ка­рап үтик.

Ура­за Ис­лам ди­нен­дә нин­ди урын­да то­ра соң?

Ис­лам ди­не биш ба­га­на­га ни­гез­лән­гән дип әй­тер­гә бу­ла:

– Бе­рен­че­се иман ки­те­рү,

– Икен­че­се на­маз уку,

– Өчен­че­се Ра­ма­зан аен­да ура­за то­ту,

– Дүр­тен­че­се бай ке­ше­ләр­нең за­кят тү­лә­ве (за­кят — сә­да­ка­ның мәҗ­бү­ри тө­ре)

– Би­шен­че­се мөм­кин­ле­ге бул­ган ке­ше­гә хаҗ кы­лу.

Мон­нан кү­рә­без ура­за да, на­маз да, ис­лам ни­гез­лә­ре­нең бер­се, лә­кин алар бер-бер­се бе­лән бәй­ләнмә­гән. На­маз үзе­нә ае­рым, ура­за үзе­нә, за­кят үзе­нә ае­рым һ.б. Шу­ңа кү­рә, без әле­гә на­маз укы­мау­чы ке­ше­нең дә ура­за то­туы дө­рес дип әй­тә ала­быз. Лә­кин ке­ше­нең ки­лә­чәк­тә на­маз­га ба­сар­га ни­я­те бу­лыр­га ти­еш, чөн­ки на­маз уку һәр мө­сел­ман­га фа­рыз (мәҗ­бү­ри, ти­еш­ле).

Бү­ген­ге көн­дә кай­бер ке­ше­ләр­дән на­маз укый­сың­мы, әти-әни­ең на­маз укый­мы дип со­ра­саң, бик го­рур кы­я­фәт­тә: «Юк, без укы­мый­быз, без­нең әби укый» — дип җа­вап кай­та­ра. Бу ин­де «сез ашый­сыз­мы» ди­гән со­рау­га, юк без­нең өчен әби ашый, ди­гән ке­бег­рәк ки­леп чы­га. Әби на­ма­зын үзе өчен ге­нә укый шул. Ашау-эчү һәр ке­ше­нең та­би­гый их­ты­я­җы бул­ган ке­бек, на­маз да һәр ке­ше өчен шәх­си бил­ге­лән­гән, һәр­кем аны үзе укыр­га ти­еш. Кем укы­мый шул гө­наһ­лы.

Ин­де кү­чик Ура­за мә­сьә­лә­се­нә. Ура­за то­ту­ны дин­нең өчен­че ба­га­на­сы дип ки­тер­дек. Ура­за да һәр ке­ше өчен шәх­си бил­ге­лән­гән, һәр­кем­нең үз бу­ры­чы. Мон­да да әби дә, ба­бай да си­нең өчен то­та ал­мый — син үзең то­тар­га ти­еш. Шу­лай бул­гач кем Ра­ма­зан аен­да җит­ди сә­бәп­сез ура­за­ны кал­ды­ра — шул гө­наһ­лы бу­ла, Ал­ла­һы­ның куш­ка­нын үтә­мә­ү­че бу­ла (җит­ди сә­бәп­ләр — авы­ру, сә­фәр­дә бу­лу, ха­тын-кыз­лар­ның кү­рем ва­кы­ты һәм йөк­ле­лек чо­ры). Әгәр без Ал­ла­һы­ның куш­ка­нын үтә­мә­сәк Ул без­нең со­рап, до­га кы­лып кул­ла­ры­быз­ны кү­тә­рү­е­без­гә җа­вап би­рер­ме икән?

Юга­ры­да ки­те­рел­гән­нән аң­ла­шыл­ган­ча, на­маз уку үзе­нә ае­рым, ә ура­за то­ту үзе­нә ае­рым фа­рыз. Ди­мәк, әле­гә на­маз укы­мый­сың икән, ура­заң­ны бул­са да тот, бер гө­наһ­ка ким­рәк бу­лыр, бер са­вапка күб­рәк бу­лыр. Мин на­маз укы­мыйм ми­ңа ура­за то­ту дө­рес тү­гел дип йөр­сәң, өс­тең­дә ике гө­наһ бу­ла — на­маз укы­мау һәм ура­за тот­мау гө­на­һы. Ике са­вап­ның бер­сен­нән дә мәх­рүм ка­ла­сың.

Ми­сал өчен, на­маз укы­ма­саң ура­за то­тар­га ярый­мы дип со­рау­чы ке­ше, үзе­нең бак­ча­сын­да үс­тер­гән чә­чәк­лә­ре ха­кын­да — мин чү­бен ута­мыйм ин­де, су бул­са да сип­сәм ярый­мы дип со­ра­ган ке­бег­рәк ки­леп чы­га. Бил­ге­ле ин­де ярый гы­на тү­гел, ә ки­рәк. На­маз һәм ура­за бе­лән тәр­бия кыл­ма­сак без­нең има­ны­быз да бак­ча­да­гы ка­рау­чы­сыз кал­ган гөл­ләр ке­бек ши­ңеп тө­шәр­гә мөм­кин.

Лә­кин на­маз уку­ны ки­чек­те­рер­гә яра­мый, күп ке­ше уй­лый: «Әй, пен­си­я­гә чык­кач на­маз укыр­мын әле» — дип. Лә­кин без үзе­без­нең кай­чан бу дөнь­я­дан ки­тә­чә­ге­без­не бел­ми­без, ке­ше бү­ген бар, ир­тә­гә юк. Кү­реп то­ра­быз, күп­ме ке­ше яшь­ли ки­теп бар­ды, на­маз­сыз, ура­за­сыз кит­те. Әле аның пен­сия яшен дә арт­ты­рып кы­на то­ра­лар. Шу­ңа да су­за ки­лү һич дө­рес тү­гел. Бәл­ки Ал­ла­һы Тә­га­лә сез­гә тот­кан ура­за­ла­ры­гыз ха­кы­на, на­маз юлын, Үзе­нең рәх­мә­те юлын ачар.

Шу­ңа кү­рә те­лә­сә нин­ди бел­де-бел­мә­де сөй­ләп йө­рү­че ке­ше­ләр­нең сүз­лә­ре­нә ыша­нып са­вап­сыз ка­ла күр­мә­гез, ура­за­гыз­ны то­ты­гыз. Ка­бул­мы юк­мы икә­нен бер Ал­лаһ кы­на бе­лә, лә­кин ни ге­нә ди­сә­гез дә, ке­ше­ләр мо­ны бе­лә ал­мый. Бәл­ки шу­лай дип сөй­лә­неп йө­рү­че­нең ура­за­сы ка­бул бул­мас, ә сез­нең ура­за­ны Ал­лаһ ка­бул кы­лыр?

Ра­ма­зан ае без­гә рәх­мәт бу­ла­рак би­рел­гән икән, ник ул рәх­мәт­не ки­ре ка­гар­га? Ни­ят­ләр­гә һәм ке­ше сү­зе­нә ка­ра­мый­ча то­тар­га ки­рәк ура­за­ны, ә ка­бул итү ит­мә­вен ин­де Ал­ла­һы Тә­га­лә үзе хәл итәр! Ал­ла­һы­ның эше­нә ты­гыл­мыйк!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев