Шəhри Чаллы

“Нардуган” га рәхим итегез!

Сара Садыйкова исемендәге концертлар залында 16 гыйнварда "Нардуган" бәйрәме үтәчәк. Аны керәшен җәмгыяте белән берлектә шәһәр мәдәният идарәсе үткәрә. Бәйрәмгә Башкалабыз Казаннан керәшен фольклор коллективлары, җырчылар чакырулы. Әлбәттә чараны үзебезнең "Карендәшләр" ансамбле һәм Виталий Агаповның "Моңлы Чаллы" җыр театры артистлары бизәячәк. Бәйрәмдә кызыклы уеннар, бәйгеләр оештырыла. Барлык шәһәрдәшләребезне "Нардуган" да...

Сара Садыйкова исемендәге концертлар залында 16 гыйнварда "Нардуган" бәйрәме үтәчәк.

Аны керәшен җәмгыяте белән берлектә шәһәр мәдәният идарәсе үткәрә. Бәйрәмгә Башкалабыз Казаннан керәшен фольклор коллективлары, җырчылар чакырулы. Әлбәттә чараны үзебезнең "Карендәшләр" ансамбле һәм Виталий Агаповның "Моңлы Чаллы" җыр театры артистлары бизәячәк. Бәйрәмдә кызыклы уеннар, бәйгеләр оештырыла. Барлык шәһәрдәшләребезне "Нардуган" да көтеп калабыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: