Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Наркотик таратучылар суд алдына басачак

Чаллыда өч ир-егет "аеруча зур күләмдә наркотик матдәләр тараткан өчен" җинаятьләр кодексы нигезендә җавапка тартылачак. Аларның берсенә 24, икенчесенә 29 һәм өченчесенә 30 яшь. Бу кринималь тарихның башы быелның август аеннан башлана. Чаллыга керү юлында автоинспекторлар ВАЗ-2107 маркалы машинаны туктаталар. Аларга шофер егет бик сәер тоела. Автомобильне караганда полиция хезмәткәрләре...

Чаллыда өч ир-егет "аеруча зур күләмдә наркотик матдәләр тараткан өчен" җинаятьләр кодексы нигезендә җавапка тартылачак. Аларның берсенә 24, икенчесенә 29 һәм өченчесенә 30 яшь.

Бу кринималь тарихның башы быелның август аеннан башлана. Чаллыга керү юлында автоинспекторлар ВАЗ-2107 маркалы машинаны туктаталар. Аларга шофер егет бик сәер тоела. Автомобильне караганда полиция хезмәткәрләре яшерелгән сентетик наркотик матдәләргә тап булалар. Җентекләп тикшеренүләр башлангач өч ир-атның интернет һәм мессенджерлар аша Татарстан биләмәләрендә наркотиклар таратуы билгеле була. Хокук сакчылары гаепләнүчеләрнең өйләрендә тентү үткәрәләр һәм 10 килограмм 737 грамм наркотик табалар. Хәзер "үлем белән сату итүчеләр"гә суд алдына басарга вакыт җитте.Аларга 15 һәм 20 ел иректән мәхрүм итү яный.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев