Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Наркотиклар саклауда гаепләнүче депутатны Рөстәм Миңнеханов кырыс тәнкыйтьләде

Татарстан парламентаризмы тарихында мондый шаккатырлык факт беркайчан да булмады, ди ТР Рәисе.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советы депутаты Рөстәм Хәсәнов белән бәйле вазгыятьне кырыс тәнкыйтьләде. Бу хакта «Татар-информ»га республика җитәкчесе матбугат хезмәтендә хәбәр иткәннәр. 

Республика Рәисе белдерүенчә, Татарстан парламентаризмы тарихында мондый шаккатырлык факт беркайчан да булмаган. Депутатның статусына карамастан, аның гамәлләренә хокукый бәя бирелергә тиеш, дигән Татарстан Рәисе.

Исегезгә төшерәбез, ТР Дәүләт Советы депутаты Рөстәм Хәсәновны наркотиклар саклауда шикләнелә. Тикшерү версиясе буенча, аны 17 сентябрьдә Беломорск урамында полиция хезмәткәрләре туктата. Шунда юлга полиэтилен пакет ташлавын күреп алалар. Пакетны экспертизага җибәргәннәр. Аның эчендә 1,88 грамм наркотик матдә ачыкланган. Хәзерге вакытта тикшерү бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев