Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Нәрсә ул ышаныч кәгазе һәм ул нинди юридик гамәлләр башкару өчен кирәк?

Сорауларга Яр Чаллы нотариаль округы нотариусы, Татарстанның атказанган юристы Флера Хәмит кызы Гайнетдинова җавап бирә.

– Нәрсә ул ышаныч кәгазе һәм ул нинди юридик гамәлләр башкару өчен кирәк?
– Ышаныч кәгазе (доверенность) – бик мөһим документ, тик күпләребез моны аңлап җиткерми. Ышаныч кәгазен кайда, кайчан һәм ничек төзергә, аеруча нәрсәләргә игътибар итәргә? 

Әгәр дә сезнең күчемсез мөлкәтегезне, машинагызны сатарга, документлар әзерләргә, почта корреспонденцияләрен алырга яки башка юридик гамәлләр башкарырга вакытыгыз яки мөмкинлегегез булмаса, ул чагында сезнең тарафтан ышанычлы кешегезгә бирелгән һәм нотариуста расланган ышаныч кәгазе ярдәм итәчәк. Ышаныч кәгазьләрендә беренче карашка барысы да гади кебек күренсә дә, нечкәлекләре дә бик күп.

Ышаныч кәгазе белән сез тиешле затка үз хокукларыгызның бер өлешен бирә аласыз. Мәсәлән, сату-алу килешүләре төзү, банктан кертемегезне алу яки машинагызны штраф стоянкадан чыгару һәм башкалар.

Ышаныч кәгазе – бер зат тарафыннан икенче затка өченче затлар алдында вәкиллек итү өчен бирелә торган язма вәкаләт, ягъни башка кеше яки оешма исеменнән эш итү, гамәл кылу хокукы бирә торган документ. Ышаныч кәгазе шәхси эшләрдә (бу финанс яисә сәламәтлек һәм иминлек турында), бизнес яки башка юридик мәсьәләләрдә башкалар исеменнән эш башкару өчен язма рөхсәт булып тора. 
Ышаныч кәгазенең гамәли чоры төрлечә булырга мөмкин. Аның срогын ышанып тапшыручы билгели һәм ул чикләнмәгән. Әгәр ышаныч кәгазендә аның гамәли чоры күрсәтелмәгән булса, ул расланган көннән алып бер ел дәвамында үз көчендә кала. Язылган көне күрсәтелмәгән документ гамәлгә яраксыз дип санала (РФ Гражданлык кодексының 186 маддәсе, 1 пункты).

Түбәндәге очракларда ышаныч кәгазенең гамәлдә булуы туктатыла:
* гамәли чоры узгач;
* ышаныч кәгазе бирүче аны юкка чыгарганда;
* ышанычлы зат вәкаләтләреннән баш тартканда;
* ышаныч кәгазе бирүче яки ышанычлы вәкил булган юридик зат ликвидацияләнгәндә, бүленгәндә яки башка юридик затка кушылганда;
* ышаныч кәгазе биргән граждан яки аны алган вәкил вафат булганда, юридик хокуксыз, юридик хокукы чикләнгән дип танылганда, хәбәрсез югалганда;
* банкротлык процедурасы булганда тиешле зат мөстәкыйль рәвештә ышаныч кәгазе бирү хокукын югалта.

– Ышаныч кәгазе бирү нинди тәртиптә башкарыла, аның өчен нинди документлар, мәгълүматлар кирәк?

– Закон күзлегеннән караганда, ышаныч кәгазе – берьяклы килешү ул. Аны рәсмиләштерү өчен ышаныч язуы бирүченең теләге җитә. Ышаныч кәгазьләрен гражданнар һәм оешмалар бирә ала. Гражданнар исеменнән ышаныч кәгазе бирү турында сөйләшик.
Ышаныч кәгазе бирүче балигълык яшендә һәм юридик хокуклы булырга тиеш. Балалар һәм юридик хокукы булмаган гражданнар исеменнән аларның законлы вәкилләре: ата-аналар, опекуннар яки уллыкка (кызлыкка) бала алучылар ышаныч кәгазе бирәләр. 
Бер ышаныч кәгазендә ышаныч тапшыручы һәм аны алучы вәкил исеменнән берничә кеше чыгыш ясарга мөмкин. Әйтик, өч фатирга хуҗа булган кеше аны сатуны бер генә вәкилгә ышанып тапшыра ала. Яки бер ышанычлы кеше берьюлы өч юристка судта катнашу өчен ышаныч кәгазе бирә ала.

– Ышаныч кәгазе буенча эш итүче вәкилгә нинди хокуклар бирелә? 
– Әйтергә кирәк, алар шактый. Түбәндә шуларның иң мөһимнәрен, тормышта ешрак кулланыла торганнарын санап китик:
– пенсия билгеләү, күчерү һәм яңадан исәпләү, субсидияләр һәм ташламалар рәсмиләштерү мәсьәләсе буенча Россия Федерациясе Пенсия һәм социаль иминият фонды бүлекчәләрендә синең мәнфәгатьләрне кайгырту;
– барлык компетентлы оешмаларда һәм учреждениеләрдә, шул исәптән почта элемтәсе бүлекчәләрендә яки «Китереп бирү хезмәте» буенча пенсияләр һәм пособиеләр китерү бүлеге кассасында тиешле пенсияне айлык акчалата түләүләр, өстәмә айлык тәэмин итү, бер тапкыр бирелә торган һәм башка компенсация түләүләрен алу хокукы;
– барлык банкларда һәм башка кредит оешмаларында һәм учреждениеләрендә, шул исәптән банкларда кертелгән барлык акча счетлары белән эш итү, акчалата средстволар һәм компенсацияләр алу хокукы белән счетлар ачу хокукы, шул исәптән карточкалар яки банк картасы счетлары теләсә кайсы банкта вәкил хәл итүенчә, банк картасы һәм пин-конверт алу хокукы белән, банк картасын яңадан чыгару хокукы белән, банк счетын төзү һәм имзалау хокукы белән;
– компетентлы оешмаларда һәм учреждениеләрдә барлык төр субсидияләрне, ташламаларны һәм башка акчалата түләүләрне рәсмиләштерү һәм алу хокукы;
– Россия Федерациясе Пенсия һәм социаль иминиятләштерү фонды бүлекчәләрендә социаль хезмәтләр җыелмасын (социаль хезмәтләр) күрсәтү мәсьәләсе буенча хокук;
– медицина-социаль экспертиза органнарында барлык мәсьәләләр буенча, шул исәптән инвалидлык төркемен рәсмиләштерү мәсьәләсе буенча эш итү хокукы;
– барлык компетентлы оешмаларда һәм учреждениеләрдә, шул исәптән Россия Федерациясе Пенсия һәм социаль иминият фонды бүлекчәләрендә Инвалидларны тернәкләндерүнең индивидуаль программасы нигезендә әйберләр рәсмиләштерү, алу мәсьәләсе буенча, шулай ук курорт-санатор дәвалау юлламаларын алу хокукы;
– салым органнарында салым законнары белән бәйле барлык мәсьәләләр буенча, шул исәптән керемнәр турында декларацияләр бирү хокукы;
– иминиятләштерүче медицина оешмасын сайлау (алмаштыру) буенча иминият компанияләрендә синең мәнфәгатьләрне яклау, мәҗбүри медицина иминияте полисын яңадан рәсмиләштерү, полис дубликатын бирү яки полисны яңадан рәсмиләштерү турында гариза бирү хокукы;
– теләсә кайсы медицина, дәвалау оешмаларында һәм учреждениеләрендә теләсә нинди медицина нәтиҗәләрен, башка документларны рәсмиләштерү һәм алу хокукы, шулай ук барлык компетентлы оешмаларда һәм учреждениеләрдә, шул исәптән медицина, дәвалау һәм даруханә учреждениеләрендә дару препаратларына рецептлар һәм препаратлар алу хокукы;
– медицина оешмаларында, сәламәтлек саклау һәм социаль яклау учреждениеләрендә барлык пациент хокукларын: табибны һәм медицина оешмасын сайлау хокукын федераль законнар нигезендә гамәлгә ашыру; хокуклар һәм бурычлар, сәламәтлек торышы, медицина тикшерүе нәтиҗәләре турында мәгълүматлар алу, теләсә кайсы вазыйфаи затларга гаризалар һәм шикаятьләр белән мөрәҗәгать итү хокукы; 
– барлык затлардан, учреждениеләрдән, предприятиеләрдән, оешмалардан, почта, телеграфтан барлык нигезләр буенча документлар, кыйммәтле әйберләр һәм төрле хатлар, посылкалар, шул исәптән күчерелгән акчаларны алу хокукы.
Моның өчен ышаныч кәгазе биргән граждан вәкилгә үз исеменнән гаризалар, үтенечләр тапшырырга, кирәкле белешмәләр, таныклыклар һәм башка документлар алырга һәм бирергә, шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә ризалык бирергә, аның өчен имза куярга һәм бу йөкләмәне үтәү белән бәйле барлык гамәлләрне башкарырга үз хокукларын бирә.

– Пенсияне ышаныч кәгазе белән алу тәртибе ничек?
– Пенсионер теләге буенча аның өчен пенсияне ышаныч кәгазе нигезендә аның ышанычлы вәкиле алырга хокуклы. Пенсия алу өчен ышаныч кәгазен пенсионер ирекле рәвештә яза ала. Ышаныч кәгазендә күрсәтелергә тиешле мәгълүматлар:
– документның исеме;
– урыны һәм башкарылу вакыты;
– пенсионерның һәм ышанычлы затның фамилиясе, исеме һәм әтисенең исеме, туган көне, ае, елы, теркәлү урыны, паспорт мәгълүматлары;
– ышаныч кәгазенең вакыты чикләнмәгән, әгәр ул күрсәтелмәсә, ышаныч кәгазе бер ел эчендә гамәлдә була.
Пенсия алырга рөхсәт бирүче ышаныч кәгазе нотариуста, нотариус булмаган җирдә авыл җирлеге башлыгы тарафыннан расланырга тиеш. Ышаныч кәгазе пенсионер паспортын күрсәтеп үзе мөрәҗәгать иткәндә раслана. Пенсия алу өчен ышаныч кәгазе бер елдан озак вакытка бирелгәндә пенсионер аны ел саен яшәү урыны буенча пенсия бүлекчәсенә барып расларга тиеш.

Өлкән яшьтәге яки авырып урын өстендә яткан кешеләр якын туганнарына социаль мәсьәләләрне хәл итү вәкаләтләрен вакытында бирсәләр, олы мәшәкатьләр бермә-бер кимер иде. Вакытны кулдан ычкындырмаска кирәк. Мондый проблемалар шулай ук еракка, әйтик, чит илгә яшәргә күчеп киткән гражданнар өчен дә туарга мөмкин булуын истән чыгармасыннар иде. 

– Автомобиль белән идарә итүгә хокук бирүче ышаныч кәгазе турында ниләр әйтер идегез?
– Хәзер машина хуҗасыннан тыш транспортта йөргәндә мондый кәгазьнең кирәге калмады. Тик шунысы да бар, ышаныч кәгазеннән башка транспортта Россия чикләрендә генә йөрергә була. Ә менә машинада чит илгә чыгарга уйласагыз, нотариуста теркәлгән ышаныч кәгазе булу мәҗбүри. Шулай ук ул транспорт белән үз милкең буларак эш иткәндә дә кирәк. Мисал өчен, техник күзәтү узганда, автомобильне теркәгәндә яки теркәү мәгълүматларын үзгәрткәндә, штраф стоянкалардан алганда.

Журналист Гөлшат Нуретдинова әзерләде

Фото freepik.com сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев