Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

“Наше время-Безнең заман” эшче яшьләр иҗаты фестиваленең сайлап алу турлары старт алды

"Наше время-Безнең заман" V ачык республика телевизион эшче яшьләр иҗаты фестиваленең сайлап алу турлары старт алды. Беренче булып зона бәйгеләрен үзендә Чаллы шәһәре кабул итте, дип хәбәр итә фестивальнең матбугат хезмәте. Сайлап алу турында Татарстанның 50 оешма һәм предприятиеләреннән 250 кеше көч сынашты. Республиканың Әгерҗе, Актаныш, Алабуга, Кукмара, Мамадыш, Менделеевск,...

"Наше время-Безнең заман" V ачык республика телевизион эшче яшьләр иҗаты фестиваленең сайлап алу турлары старт алды. Беренче булып зона бәйгеләрен үзендә Чаллы шәһәре кабул итте, дип хәбәр итә фестивальнең матбугат хезмәте.

Сайлап алу турында Татарстанның 50 оешма һәм предприятиеләреннән 250 кеше көч сынашты. Республиканың Әгерҗе, Актаныш, Алабуга, Кукмара, Мамадыш, Менделеевск, Минзәлә, Мөслим, Тукай районнарыннан һәм Чаллы шәһәреннән иҗади коллективлар "Музыкаль юнәлеш", "Бию юнәлеше", "Дан минуты" номинацияләрендә чыгыш ясадылар.

Яшь профессионалларның талантын мәртәбәле жюри бәяли. Аның составына беренче тапкыр Россиянең халык артисты, танылган театр һәм кино актеры, популяр "Кухня" сериалында төп рольне башкаручы Дмитрий Назаров кергән.

Ике көн дәвамында фестивальдә катнашучыларга төрле мөгаллимнәрдән осталык дәресләре алу мөмкинлеге дә тудырылды. Фестиваль кысаларында Татарстанның атказанган артисты Дмитрий Платоновның сәхнә сүзе осталыгы буенча мастер-классы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, "Дорога из города" бию театры студиясенең сәнгать җитәкчесе Лилия Баһаветдинованың "Заманча бию композициясе һәм аны кую" мастер-классы, "Сдвиг" Казан камера театры сәнгать җитәкчесе, актер, режиссер Александр Фельдманның "Идеядән - номерга" мастер-классы һәм Мәскәүнең "Сәхнә тәҗрибәләре үзәге" җитәкчесе, куючы-хореограф Владимир Аносовның "Образ һәм пластика" мастер-классы узды.

Чираттагы сайлап алу этабы 13-14 октябрь көннәрендә Түбән Каманың Халык иҗаты йортында узачак. Соңрак эстафетаны Әлмәт белән Казан кабул итә.

Зона бәйгеләрендә җиңүчеләр 15-16 ноябрьдә Идел буе Физик культура, спорт һәм туризм дәүләт академиясе концертлар залында (Универсиада авылы) узачак суперфиналга чакырыла.

Җиңүчеләрнең гала-концерты 18 ноябрь көнне "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында булачак.

Мәгълүмат өчен. "Наше время-Безнең заман" ачык республика телевизион эшче яшьләр иҗаты фестивале Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән уздырыла. Анда һөнәри эшчәнлекләре бәйге программасы төрләре белән туры килмәгән 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшьләр катнаша. Катнашу өчен түләүләр алынмый. Барлык этапларда да катнашучылар өчен Россиянең һәм Татарстанның алдынгы мөгаллимнәре белән мастер-класслар оештырыла. Командалар һәм башкаручылар кыйммәтле бүләкләр, дипломнар, акчалата премияләргә ия була. Җиңүче команда (Гран-при иясе) 250 000 сум күләмендә акчалата премия һәм Татарстан Президенты Күчмә кубогын алачак. Фестивальнең гомум бүләк фонды 6 000 000 сумнан артык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев