Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Наше время – Безнең заман» конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул ителә

ТР Президенты ярдәме белән һәм «ЮНЕСКО» эшләре буенча РФ Комиссиясе эгидасы астында «Наше время – Безнең заман» XI Фестивале узачак. Бу сезонда ул Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган.

Зона этаплар үткәрү вакыты:
8-9 октябрь - Әлмәт;
15-16 октябрь - Түбән Кама;
22-23 октябрь - Казан;
29-30 октябрь - Яшел Үзән.
Зона этапларын уңышлы узган командалар 12-13 ноябрьдә Идел буе спорт һәм туризм академиясенең концерт залы мәйданчыгында очрашачак, анда фестивальнең суперфиналы узачак.
15 ноябрьдә «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында гала-концерт узачак, анда Гран-прига ия булган команда игълан ителәчәк һәм ТР Президентының традицион күчмә кубогы һәм 500 000 сум тапшырылачак. «Безнең заман геройлары» махсус призы иясе 300 000 сум күләмендә акчалата премия алачак. Катнашу өчен гаризалар 2021 елның 25 сентябренә кадәр сайтта кабул ителә.
«Наше время – Безнең заман» эшче яшьләр иҗаты республика телевизион фестивале Татарстан Республикасы Президенты ярдәме белән 2013 елда оештырылды. Чара эшче һәм инженер һөнәрләрен популярлаштыруга, эшче яшьләрнең иҗади сәләтләрен ачуга юнәлдерелгән. Ул дәүләт социаль-әһәмиятле проект булып тора һәм коммерция максатларына ия түгел. Фестивальдә катнашу бушлай, катнашучылардан акча алынмый.
Конкурста 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге (һәм команда составында 45 яшькә кадәр) яшьләр катнаша ала. Алар өчен бу һөнәри эшчәнлек булып торырга тиеш түгел.
Татарстан Республикасы учреждениеләре һәм предприятиеләре фестивальдә катнашу өчен, «Музыкаль юнәлеш», «Бию юнәлеше», «Дан минуты», «Предприятие визиткасы-презентациясе» (визитканы Казанда суперфиналга узган командалар гына әзерли) номинацияләрендә үз номерларын тәкъдим итүче командаларны яки аерым башкаручыларны җибәрә.
Фестиваль телевизион форматта уза. Барлык гала-концертлар да «ТНВ» телеканалында трансляцияләнәчәк.

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: конкурс