Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Насретдинне яратучыларга

"Анокси" яшьләр этнографик театры Яр Чаллыда "Насретдин маҗаралары" дип исемләнгән гаилә өчен музыкаль спектакль-мәсәл күрсәтәчәк. Тамашаны 21-24 март көннәрендә сәгать 11дә һәм 1 апрельдә 18 сәгать 30 минутта "Камаз" мәдәният сараенда карарга мөмкин. "Насретдин маҗаралары" шаян мәзәкләр һәм зирәклек, артистларның мавыктыргыч уены һәм шәрык мохите белән сугарылган. Ул балаларга да,...

"Анокси" яшьләр этнографик театры Яр Чаллыда "Насретдин маҗаралары" дип исемләнгән гаилә өчен музыкаль спектакль-мәсәл күрсәтәчәк. Тамашаны 21-24 март көннәрендә сәгать 11дә һәм 1 апрельдә 18 сәгать 30 минутта "Камаз" мәдәният сараенда карарга мөмкин. "Насретдин маҗаралары" шаян мәзәкләр һәм зирәклек, артистларның мавыктыргыч уены һәм шәрык мохите белән сугарылган. Ул балаларга да, өлкәннәргә дә кызыклы булачак. Куелыш нигезендә "театр эчендә театр" принцибы ята. Режиссер тамашачыларга спектакльдә бераз "уйнап алырга", шәрык дөньясына чумарга, уен барышында интерактив чараларда катнашып, вакыйганың катнашучыларына әйләнергә тәкъдим итә. Спектакль вакыйгаларны җиңелчә кабул итәргә һәм кыенлыклардан чыгу юлын ирекле рәвештә табарга өйрәтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев