Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Нефть һәм АКШ доллары бәясе төште

Дөнья базарларындагы алып-сатарлар американ сайлавында Клинтон җиңсә, моңа кадәр булган сәясәт дәвам итеп, тотрыклылык сакланачак дип фаразлаган иде. Трампның җиңү ихтималы атркач, базарларда хәвеф арта башлады. АКШта сайлау барышында Республикан фиркасе намзәте Дональд Трампның демократ Һиллари Клинтонга караганда күбрәк тавыш җыюы дөнья базарларында кыйммәтле кәгазьләр, нефть һәм АКШ доллары бәясенең...

Дөнья базарларындагы алып-сатарлар американ сайлавында Клинтон җиңсә, моңа кадәр булган сәясәт дәвам итеп, тотрыклылык сакланачак дип фаразлаган иде. Трампның җиңү ихтималы атркач, базарларда хәвеф арта башлады.

АКШта сайлау барышында Республикан фиркасе намзәте Дональд Трампның демократ Һиллари Клинтонга караганда күбрәк тавыш җыюы дөнья базарларында кыйммәтле кәгазьләр, нефть һәм АКШ доллары бәясенең төшүенә китерде.

АКШ доллары бәясе иен һәм еврога караганда 1,3 процентка төште. Нефть бәяләренең мичкәсе 43,17 долларга калды. Сайлауга кадәр ул 46 процент иде.

Токио биржасында кыйммәтле хиссәләр көн ярым эчендә 5, Һонгконгта 3,3, Сеулда 2,8 процентка төшкән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев