Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Нидерланд татары, Чаллы кызы Ләйсән Гафурова: “Мәркәзебезгә милли кыйблабызны билгеләү өчен киләбез“

Бө­тен­дөнья та­тар кон­грес­сы­ның мак­тау­лы ку­на­гы, Ни­дер­ланд та­та­ры, Ни­дер­ланд та­тар җәм­гы­я­те ли­де­ры, ту­мы­шы бе­лән Чал­лы шә­һә­ре кы­зы Ләй­сән Га­фу­ро­ва бе­лән га­зе­та­быз хә­бәр­че­се элем­тә­гә кер­де һәм Та­тар иле тор­мы­шын­да­гы мө­һим ва­кый­га уңа­ен­нан хис-ке­че­реш­лә­ре бе­лән ур­так­ла­шу­ын со­ра­ды.

Мин үзем Яр Чал­лы шә­һә­рен­нән, ирем Ка­зан­нан. Мәс­кә­ү­дә яшә­гән ва­кыт­та га­и­лә­без бе­лән Ни­дер­ланд­ка кү­че­неп кит­тек. Ул ва­кыт­та ин­де ике ба­ла­быз бар иде. Ме­нә һа­ман шу­на яши­без. Ни­дер­ланд­та та­тар җәм­гы­я­те бар­лы­гын бе­лү зур ку­а­ныч һәм зур го­рур­лык бул­ды. 2015 ел­да би­ре­дә Рот­тер­дам шә­һә­рен­дә бе­рен­че тап­кыр Са­бан туе бәй­рә­ме уз­ды. Та­тар дә­ү­ләт опе­ра һәм ба­лет те­ар­ты гас­т­роль­лә­ре ва­кы­тын­да ар­тис­лар һәм та­ма­ша­чы­лар оч­ра­шу­ла­рын оеш­ты­ра­быз. Ме­нә әле яз кө­не ге­нә Эй­ндхо­вен шә­һә­рен­дә Ни­дер­ланд, Бель­гия, Гер­ма­ния ку­нак­ла­ры кат­на­шын­да та­тар мил­ли ри­зык­ла­ры бе­лән чәй та­бы­ны оеш­тыр­дык. Июнь аен­да Ам­с­тер­дам­да әдә­би ки­чә уз­ды. Көз кө­не Са­бан туе үт­кә­рер­гә ни­ят­ли­без. Шу­лай ук җир­ле ха­лык­ка, мәк­тәп уку­чы­ла­ры­на Та­тар­стан, Ка­зан ту­рын­да сөй­ли­без. Һәм кай­да гы­на бар­сак та, кем бе­лән ге­нә оч­раш­сак та, та­тар те­ле, мә­дә­ни­я­те бе­лән кы­зык­сы­ну­чы­лар та­ба­быз.

Өй­дә үза­ра күп­че­лек рус те­лен­дә ара­ла­ша­быз. Та­тар те­лен исә җыр­лар, ши­гырь­ләр аша ба­ла­ла­ры­быз­га өй­рә­тәм. Үз ту­ган те­лем­не ка­мил бел­мим, чөн­ки тел бе­лү өчен шул тел­дә ара­ла­шу ки­рәк бит. Шу­ңа кү­рә дә та­тар­лар­ның бер­гә оч­ра­шып үз ту­ган тел­лә­рен­дә ара­ла­ша алу мөм­кин­ле­ген еш­рак бул­ды­рыр­га ты­ры­ша­быз. Кон­гресс съез­ды ва­кы­тын­да да нәкъ ме­нә шу­шы эш­нең баш­ка чит ил­ләр­дә ни­чек оеш­ты­ры­луы ха­кын­да күб­рәк бе­лә­сем ки­лә. Шу­лай ук ба­ла­лар, яшь­ләр­не тәр­би­я­лә­ү­дә­ге, де­мог­ра­фия өл­кә­сен­дә­ге ак­ту­аль мәсь­ә­лә­ләр, ту­ган тел­не кул­ла­ну Бер­дәм го­му­ми мил­ли плат­фор­ма про­ек­ты ту­рын­да фи­кер алы­шу кы­зык­сын­ды­ра. Го­му­мән, бө­тен дөнь­я­га си­бел­гән та­тар­лар бер­гә җы­е­лып, бер йод­рык­ка туп­ла­ну өчен ки­лә­без мәр­кә­зе­без Ка­зан шә­һә­ре­нә. Ки­лә­чәк­тә эш­лә­нә­чәк мил­ли эш­лә­ре­без­гә кыйб­ла­быз­ны бил­ге­ләү без­нең мак­са­ты­быз.

Гөлчәчәк Вәлиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев