Шəhри Чаллы

Әнием - күз нурым

Минем әнием – Ибатуллина Гөлфия Габбас кызы. Бүгенгесе көндә лаеклы ялда, аңа карамастан өйдә кул кушырып утыра торганнардан түгел ул! Үзенә барыбер ниндидер шөгыль табып, шуны ахырына кадәр җиткермичә туктамый.

Әниемә мин ни өчен рәхмәтлемен? Бу сүзләрем артык баналь кебек яңгыраса да, мин аңа тормыш бүләк иткәне өчен чиксез рәхмәтле. Бу урында бөтен кеше әнисе турында иң матур сүзләр әйтә алыр иде. Әмма минем әнием – минем бәгърем кебек кешене көндез ут белән эзләсәң дә, таба алмассың! Аның үтә дә сабыр, тыныч холыклы, ягымлы, миһербанлы, ярдәмчел булуына сокланам. Үземне бер дә сабыр дип әйтә алмыйм, әмма әниемдә бу сыйфат артыгы белән. Үзенә ничек кенә авыр булса да, кешегә моны җиткермәс ул, сиздермәс. Аннары аның ярдәмчел булуы турында мәдхия җырларга булыр иде. Өебездә берәр төрле аш җыя калсак, табынны мул итеп, матур итеп әзерли белә ул. Килгән кунакларга да күчтәнәчләрне өеп биреп җибәрә. 
Әнием – минем тормышым, минем күз нурым, җанымның яртысы. Ансыз үземне күз алдына да китермим. Әни белән бала арасында була торган ниндидер җеп бәйләп тора безне. Ул кайда гына булса да, минем күңел халәтемне сиземли белә. Инде моны әниемә әйтеп тормам дим, әмма ул тавыштан моны аңлыймы, ниндидер сихри көчкә ияме – шундук киңәшләрен бирә, әле шул ук мәлдә яныңа да килеп җитә ала. 
Нинди генә рәхмәтләр әйтсәм дә, барыбер аз булачак. Юкка гына «җәннәт әниләр аяк очында» дип, әйтми торганнардыр. Әниемә алдагы көннәрдә дә исәнлек-саулык, күңел тынычлыгы, озын-озак гомер теләп калам. Безне шатландырып, әти белән тигезлектә яшәргә насыйп булсын! 


Гөлия Ибатуллина
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: