Шəhри Чаллы

“Әни–эшмәкәр” проекты старт ала

9-13 июльдә Казанда узачак “Әни–эшмәкәр” программасы кысаларында, хатын-кызлар бизнес серләренә төшенү буенча махсус курсларда бушлай укый алачак.

 Әлеге проект Казанда беренче тапкыр үткәрелә. Чарада декрет ялындагы, балигъ булмаган балалары булган һәм халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә исәптә торган әниләр катнаша ала. 5 көнлек укулар тренинг формасында уза, анда бизнес-планнар төзеп карарга да мөмкин булачак. Жюри әгъзалары тәкъдим ителгән эшләрдән иң оригиналь һәм социаль әһәмияткә ия булган проектны сайлап алганнан соң, җиңүчегә үз эшен башлап җибәрү өчен 100 000 сум күләмендә акча биреләчәк.  Әлеге проект ярдәме белән, декрет ялында утыручы әниләр үз бизнес идеяләрен тормышка ашыра алачак. Узган ел бу проект Россиянең 20 төбәгендә оештырылды. Катнашырга теләүчеләр гаризаларын  http://mama-predprinimatel.ru сайтына җибәрә алалар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: