Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Нигина Мирзаянова: «Хәзер урамга курыкмыйча чыгабыз»

9 ай буе баласы өчен көрәшкән яшь әни хәлләре турында сөйләде.

Хатын-кызның бәхете нидә? Әлеге сорауга шәһәрдәшебез Нигина Мирзаянова: «Баламның янымда булуы, аның кочаклый алуым», – дип җавап бирә.
Яшь әни тугыз ай буе сабые белән күрешә алмыйча яшәде. Элеккеге ире Марат баланы алып китеп үзендә тотты, күрештермәде. Нигина күпме суд бусагасын атлаганын үзе дә ачык кына әйтә алмый. Казан суд-медицина экспертларына ук барып җитте. Узган ел суд бала әнисе белән яшәргә тиеш дигән карар чыгарды. Хәлләрен белешеп Нигинага шалтыраттык. 

– Нигина, хәлләрегез ничек? Әмир үсәме? 
– Барысы да яхшы. Яңа балалар бакчасына йөрибез. Дөрес, кайвакыт садикка барасы килми. Бераз көйсезләнеп ала. Шулай елап, эшкә бармыйча калганыбыз да бар (көлә). Җитәкчелек ачулана. Нишлисең, менә шулай да булгалый шул бездә. Улымны логопедка яздырдым. Рәсем ясарга ярата. Шул юнәлештәге түгәрәккә дә йөртергә ниятлим. 

– Әтисе белән мөнәсәбәтләр ничек? Ул да бала белән күрешә торгандыр?
– Суд уңай карар чыгаргач, Марат миңа күп пычрак сүзләр язды. Әйтеп бетергесез. Хәзер инде барысы да җайланып килә. Тынычланды. Суд карары буенча бала белән һәр айның беренче һәм өченче атналарында күрешә. Шимбә алып китә, якшәмбе кире алып килә. Соңгы вакытта балалар бакчасына килеп, ачуланышып, ата-аналар чатына кертүне таләп итеп йөрде. Ризалык бирмәгән идем, бакча мөдире мине чакыртып сөйләште. Бәлкем, аны бала белән өстәмә күрештерергә кирәктер, ди. Уйландым һәм килештем. Әмирне логопедка хәзер Мараттан да йөрттерәм. Бала белән өстәмә күрешә.

– Әмир нәрсәләр сөйли?
– Әтисе белән очрашырга вакыт җиткәч, «Әти янына барасым килми» дип әйткән чаклары булгалады. Күрәсең, хәтерендә калган. Бала сөйләвенчә, Марат аны авылга алып кайта, батутта сикерергә алып бара, кинотеатрга йөртә. Минем белән булганда да ялларыбыз бик актив үтә. Шунысы бар: Әмир белән кочаклашып туя алмыйбыз. «Әни, мин сине беркайчан да ташламыйм. Үскәч, ярдәм итәчәкмен», – ди сабыем. Эш яратып үсә. Яңа елга өстәл әзерләргә булышты. Бергәләшеп пилмәннәр ясадык, пирожкилар пешердек. 

– Башыгыздан узганнар хәзер төштәге сымандыр? 
– Юк шул. Вакыты-вакыты белән исемә төшә дә, тетрәнеп куям. Әмма хәзер барыбер урамга курыкмыйча чыгабыз. Баланы тагын урлап китәр микән дип куркып йөрмим. 

– Безнең редакциягә беренче тапкыр килгәндә үзегезне кая куярга белми идегез. Авырлыкларны җиңәргә ничек көч таптыгыз?
– Өйдән чыгып китеп, елап йөргән чакларым күп булды. Кичергәннәремне үзем генә беләм. Баламны тугыз ай буе күрмәдем бит! Ярый, янымда әти-әнием, әбием, миңа терәк булырдай ир-ат булды. Алар акыллы сүзләре белән юатты, алга таба атларга көч биреп торды. Тәҗрибәле адвокат Инесса Дубровина очравы да үзе бер могҗиза. 

– Сезнең хәлдә калучы хатын-кызларга нинди киңәшләр бирер идегез? 
– Иң беренче сабыр булырга һәм үз хокукларыңны якларга, көрәшергә, бирешмәскә кирәк. Алга таба атларга, барысы да яхшы булачагына ышанырга. 

– Нинди хыяллар белән яшисез? 
– Мин, Әмир һәм тормыш иптәшем диңгезгә барып кайтырга хыялланабыз. Кичергән стресслардан арынасым килә. Балага да файдалы булыр иде. Ярый, тормыш итәрдәй үз ярымны очраттым. Икебез дә КАМАЗда эшлибез. Әмир белән бик тиз уртак тел тапты. Бала хәтта күбрәк аның белән уйнарга ярата (көлә). Бәхетебез дәвамлы булсын берүк. 

– Бәхетле, имин тормышлар телим сезгә!
– Рәхмәт! «Шәһри Чаллы» редакциясе коллективына да рәхмәтемне белдерәм. Сез минем проблемамны кузгатып чыктыгыз, һәрвакыт кызыксынып тордыгыз. Игътибарыгыз миңа көч биреп торды. 

Фотолар Нигина Мирзаяновадан алынды
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев