Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Әниләр көнендә Татарстанда чак зур фаҗига булмый калган

Азнакай-Буралы машина юлының 14нче чакрымында "Нива" белән "КАМАЗ" бәрелешү нәтиҗәсендә 29 яшьлек ир-ат һәм аның өч яшьлек улы зыян күргән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. «Татар-информ» язуынча, хәбәр Казанда ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына 18.21 сәгатьтә килгән. Чакыру буенча 32нче...

Азнакай-Буралы машина юлының 14нче чакрымында "Нива" белән "КАМАЗ" бәрелешү нәтиҗәсендә 29 яшьлек ир-ат һәм аның өч яшьлек улы зыян күргән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. «Татар-информ» язуынча, хәбәр Казанда ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына 18.21 сәгатьтә килгән. Чакыру буенча 32нче янгын-коткару часте хезмәткәрләре барган. Коткаручылар "Нива" автомобиленнән ир-атка чыгарга ярдәм иткәннәр, өч яшьлек баланы "Ашыгыч ярдәм" бригадасына тапшырганнар. Табиблар аларны Азнакай районы хастаханәсенә озатканнар. Аннары коткаручылар, ут капмасын өчен, автомобильләрнең аккумляторларын сүндергәннәр. Матбугат ру.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев