Шəhри Чаллы

Әниләр ризалыгы — ул Аллаһның ризалыгы

Җәннәт – әниләрнең аяк астында. Әлеге кечкенә генә җөмләгә ни кадәр зур мәгънә сыйганын һәркайсыбыз яхшы аңлыйдыр. Җир йөзендәге иң изге, иң кадерле кешеләр бит алар – әниләребез. Халыкара бәйрәмнәр календарында да. Бөек затларыбызга булган сөю һәм хөрмәт хисен күмәк төстә белдерү өчен, махсус көннәр билгеләп куелган. Илебездә исә бу күркәм дата ноябрь аеның соңгы якшәмбесенә туры килә. Билгеле, әниләребезне бу көнне генә түгел, ә гомер буе кадерләп, хөрмәтләп тору кирәк. «Динебез дә безне нәкъ менә шул хакта искәртә», – ди «Җәмигъ» мәчете имамы Мөхәммәд хәзрәт Мөхәммәтов. Якынлашып килүче бәйрәм уңаненнан без аның белән очрашып, әлеге темага әңгәмә корып алдык.

– Хәзрәт, белгәнебезчә, ислам динендә әниләребез хакы иң зур хаклардан. Изге Коръәнебездә дә аларга кадер-хөрмәт күрсәтү турында сүрәләр шактый.
– Нәкъ шулай. Иң элгәре без Аллаһы Тәгаләне зурласак, аның барлыгына, берлегенә инанып гыйбадәт кылсак, икенче хак итеп әти-әниләребезгә хөрмәт күрсәтергә бурычлыбыз. Бу фарыз, ягъни һичшиксез башкарылырга тиешле гамәлләр. Аллаһ Тәгалә Коръәннең “Бәни Исраил” сүрәсендә: “Әгәр син исән чакта әти-әниеңнең берсе яки икесе дә картлыкка ирешсәләр, син аларга “уф” та димә вә каһәрләмә, кәефләрен җибәрмә, аларга һәрвакыт йомшак вә мөлаем сүзләр сөйлә!” – ди. Аларның нинди диндә булуы да мөһим түгел. Исламнан бик нык ерак булсалар да аларга игелекле һәм изгелекле булырга кирәк. Бервакыт пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) янына Әсма радыяллаһу ганһә килеп: “Минем әнием мөшрикә, (Аллаһны танымаучы кеше) мин аңа күркәм мөгамәлә кылыйммы”, – дип сорый. Пәйгамбәребез аңа “әйе” дип җавап кайтара.
– Әйе, әниләребез безне төн йокыларын калдырып, күз карасыдай саклап үстерәләр. Шуңа да аларның хаклары әтиләребезнекенә караганда да зуррактыр.
– Бер кеше  Мөхәммәд (с.г.в.) янына килгән дә: «Йә Рәсүлуллаһ, бу дөньяда мин кемгә иң зур хөрмәт һәм ихтирамны күрсәтим?!» – дип сораган. Аңа җавап итеп  Пәйгамбәребез, әниеңә, ди. «Аннары кемгә?» дигән сорауга янә, әниеңә, дигән җавапны ала. Өченче тапкырында да Пәйгамбәребез кабат, әниеңә, ди. Ә дүртенчегә: «Тагын кемгә?» – дип сорагач, «Әтиеңә» диелә. Әлеге хәдисләрдән аңлашылганча, иң зурысы ¬–  ана хакы. Бу аңлашыла да, әниләр безне тугыз ай буе карынында күтәреп йөриләр, авырлык белән табалар. Бала үскәндә дә күбрәк әнисе янында була. 
–    Хәзрәт, әниләрнең баласына карата кылган догасы да кабул була диләр. Бу хактан да шулаймы?
–    Әйе, "Аллаһы Тәгалә өч кешенең: рәнҗегән кешенең, мосафирның һәм ана кешенең баласына кылган догасын һичшиксез кабул итәр", – диелә. Шул исәптән рәнҗешен дә. Шуңа да әти-әнине кимсетү, аларга авыр сүз әйтү катгый рә¬вештә тыела. Без аларны һәрвакыт куандырып, кадер-хөрмәттә яшәтергә бурычлы. Алар исә үз чиратында безгә телләре белән дә, күңелләре аша да изге теләкләрен ирештереп торыр. Шул чакта тормышыбыз да бәркәтле булыр. 
–    Мөхәммәт хәзрәт, без дә  әти-әниләребезгә изге теләкләребезне ирештереп торырга бурычлыдыр. Бер-ике дога үрнәген мисалга китереп үтсәгез иде.
–    Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) үз хәдисендә: «Кеше вафат булгач, аның өч гамәленнән кала, барлык га¬мәлләре киселер. Үзе үлгәннән соң да файда китерүче әйберләр: сәдака, исән чагында башкаларга биргән гыйлеме һәм үзе өчен дога кылучы баласы”, — диде. Бу хәдистән күргәнебезчә, нәкъ менә баласының догасы вафат булган әти-әнисенә файда китереп торачак. Әти-әниләребезгә түбәндәгечә дога кылырга була:
«Раббәнә-гфирлии вәли-вәлидәййә вә лиль-мүэминиинә йәүмә йәкуумуль-хисәәбе» (Әй Раббыбыз! Гафу ит мине һәм әти-әниемне, һәм барча мөэминнәрне Кыямәт көнне хисап кылынган чакта) («Ибраһим» сүрәсе, 41 нче аять).
«Раббир-хәмһүмәә кәмәә Раббәйәәнии сагыйра» (Әй Раббым! Алар мине мәрхәмәт белән тәрбия кылганы кебек, Син дә аларга дөньяда һәм ахирәттә шәфкать кыл!») («Исра» сүрәсе, 24 нче аять)
–    Әлбәттә инде иң мөһиме – әниләребез,әтиләребез исән чакта аларның хәер-фатыйхасын алып калырга кирәктер. 
–    Әйе,  «Әниләр ризалыгы — ул Аллаһның ризалыгы. «Әти-әнинең ризалыгын алсаң, сиңа Җәннәт ишекләре ачылыр», — дигән Пәйгамбәребез. Шуңа да кадерле кешеләребезгә игътибарлы һәм ихтирамлы булыйк. Алар өчен безнең бер җылы сүзебез дә кадерле бүләккә тиң. Картайгач, безне дә хөрмәт итсеннәр дисәк, без үзебез бүген әти-әни, әби-бабаларыбызны, өлкәннәрне хөрмәт итеп, аларны рәхәткә тиендереп, яшәргә тиешбез.

 

 

Ә сез беләсезме?

Әниләр көненең символы булып Россиядә күкчәчәк (незабудка) тора икән. Риваятьләр буенча бу чәчәк якыннарыбыз турында хәтерне яңарта. Шуңа да бу көнне әниләргә әлеге чәчәк төшкән открыткалар бүләк итәләр. Тере чәчәкләр бүләк итү мөмкинлеге булса тагын да яхшырак. Ничек кенә булмасын, әниләр өчен сезнең игътибарыгыз бик мөһим.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: