Шəhри Чаллы

Әниләрне рәнҗетмәгез!

"Рәхәт, ләкин әхлаксыз заманда яшибез. Безнең әти-әниләр тездән пычракта, йорт тутырып мал-туар асрап, нужа чигеп, безне чын кешеләр итеп тәрбияләп үстергәннәр. Аллаһының рәхмәте яусын аларга, урыннары җәннәттә булсын. Хәзер җылы өйләрдә яшибез, бөтен нәрсә автоматка көйләнгән, машинаны өйдән кабызып, җылы машинага утырып эшкә китәбез. Әмма кешеләрнең бәгыре ташка әйләнде, бер-берсе...

"Рәхәт, ләкин әхлаксыз заманда яшибез. Безнең әти-әниләр тездән пычракта, йорт тутырып мал-туар асрап, нужа чигеп, безне чын кешеләр итеп тәрбияләп үстергәннәр. Аллаһының рәхмәте яусын аларга, урыннары җәннәттә булсын. Хәзер җылы өйләрдә яшибез, бөтен нәрсә автоматка көйләнгән, машинаны өйдән кабызып, җылы машинага утырып эшкә китәбез. Әмма кешеләрнең бәгыре ташка әйләнде, бер-берсе белән сөйләшергә вакыт тапмыйлар. Хәтта үзләренә гомер биргән газиз әнкәйләрен рәнҗетүдән дә тайчынмыйлар", - дип бер танышым үзләренең авылларындагы бер гаилә турында ачынып сөйләде.

Хәлимә апа гомере буена авылда хезмәт куйды. Ире Хәлим белән өч малай тәрбияләп үстерделәр. Ике малайлары тырыш, булдыклы һәм иманлы булып үсте. Тик төпчекләре Алмаз, артык иркә булганлыктандыр инде, мәктәптә укыганда ук әти-әнисен борчуга салды. Укырга дип китә дә, әмма мәктәпкә бармый икән. Сигезьеллык мәктәпне өчлегә тәмамлады да, аннары армиягә китте. Хәлимә апа яхшы якка үзгәрмәсме дип өметләнеп көтте аны. Тик өметләре акланмады.

Берничә ай эшләмичә торганнан соң, тракторчы булып эшкә урнашты улы. Аннары энесенең сыйныфташы Алсу белән дуслашып, гаилә корып җибәрде. Башта әйбәт кенә яшәгән кебек булдылар. Уллары һәм кызлары туды. Алсу аларны берүзе диярлек үстерде. Чөнки КАМАЗ машинасында эшли башлагач Алмаз командировкаларга йөри башлады. Өйгә аена берничә тапкыр гына кайткалады. Казанга барганда юлда Наташа исемле кыз белән танышты ул. Кафеда утырганда Алмазның матур сөйләвенә ышанып, Наташа аңа кияүгә чыгарга ризалык бирде. Билгеле инде, бу хәлләрне Хәлимә апа да, Алсу да белми иде.

Көннәрдән бер көнне Алмаз командировкада вакытта эшкә барган җиреннән Хәлим абый вафат булды. Кайгы берүзе генә йөрми диләр бит. Себергә барганда Алмаз үзе дә юл-транспорт һәлакәтенә очрады. Нәтиҗәдә бер кеше вафат булды. Алмаз әлеге һәлакәттә гаепле булмаса да, аны гаепле итеп өч елга ирегеннән мәхрүм иттеләр. Вафат булган кешенең гаиләсенә бик күп акчалар түләргә туры килә аларга. Бу вакытта Алсу белән Алмазның өченче балалары туа. Зурлар үсеп беткән, өйдә әниләренә булышалар. Ә менә кечкенәсен үстерергә физик һәм матди мөмкинлекләре беткәч, Алсуга ярдәмгә Хәлимә апа килә.

Ул төп йорттан Алсу янына күчеп килә. Алсу эшли башлый. Хәлимә апа оныгы Гөлназны тәрбияли. Илшат белән Гөлшатның мәктәптән кайткан җиренә тәмле ризыклар пешереп көтеп тора. Моның өчен Алсу аңа бик рәхмәтле була. "Әни рәхмәт инде сиңа, яхшылыгыңны беркайчан да онытмабыз", - ди. "Аллаһы Тәгалә кабул итсен. Үз балаларымны тәрбиялим бит. Улым Алмаз сиңа рәхәт күрсәтмәде, шуңа күрә берсүзсез булышам. Аллаһы Тәгаләм сәламәтлектән аермасын", - ди. Кыскасы, Алмаз төрмәдә вакытта дус, тату яшиләр алар.

Алмаз срогын тутырып, кайткач кына мөнәсәбәтләр үзгәрә. Гомер буе сыер савучы булып эшләп, лаеклы ялга чыккан Хәлимә апаның аяклары авырта, эчке әгъзалары да тынычлыгын ала. Аның улы гаиләсенә файдасы азая. Дөрес, пенсиясен тулысы белән Алсуга биреп бара, нәни оныгы Гөлназны аз гына булса да караша. Бәдрәфкә йортка чыгарга кыенлашкач, уртанчы улы "Әни, интегеп чыгып йөрмә, хаҗәтеңне өйдә генә үтә. Чыгарып түгәрләр әле", - дип Самат махсус чиләк алып кайтып бирә.

Бу Алсуның ачуын чыгара. "Ул бит сезнең дә әниегез, сез дә карагыз", - ди. Шул сүз җитә кала, Самат әнисен үзләре янына алып китә. Укытучы булып эшләүче Сәрия кайнанасын кадер-хөрмәттә яшәтә, халык медицинасы ысуллары белән дәвалап, аны аякка бастыра.

Алсу кайнанасына авыр сүз әйткәнен аңлый һәм гафу үтенеп, Хәлимә апаны үзләренә чакыра. "Гөлназ сине юксына. Иртә белән торгач та, дәрес әзерләгәндә дә гел сине сорый. Кайт инде", - ди. Хәлимә апа Саматның: "Әни беркая да бармыйсың. Гомерең узган туган нигезеңдә рәхәтләнеп яшә. Абый кайтты, үзләренең тормышларын үзләре алып барсыннар, балаларын үстерештең, җитәр", - ди. Тик Хәлимә апа Алсуны кызгана һәм янә Алмазларга китә. Һәм үкенеп гомер итә.

Хәлимә апаның хаҗәтләрен өйдә үтәве Алсуның ачуын чыгара. Ул чиләкне тибеп аударып, Хәлимә апаны җыештырырга мәҗбүр итә. Әбиләренә булышырга теләгән балаларын да туктата. Берсендә чиләкне абзар артына чыгарып яшереп куя. Шулай итеп ире Алмаз өчен Хәлимә ападан үч ала.

Әнисенең бертуган апасының болай иза чигүен күргән Гөлсинә: "Алмаз, Хәлимә апаны безгә китер, бергә яшәрбез", - ди. Алсу белән Алмаз риза булалар. Салкын кыш көнендә Алмаз әнисен Гөлсинә апаларына илтә. Әйберләрен капка төбенә куя. Йөри дә алмаган Хәлимә апаны машинасыннан төшерә дә китеп тә бара. "Ярый әле тәрәзәдән күреп алалар, юкса Хәлимә апа туңып үлгән дә булыр иде. Ул көнне 32 градус салкын иде, - ди Гөлсинә апа туганнарының шундый ваемсызлыгына ачынып. - Ул бит аларны кадерләп, яратып үстерде. Оныкларын да тәрбияләште. Хәлимә апа мондый картлыкка лаек түгел бит. Хәзер балалары аның хәлсез һәм чирле булуына ышанмыйлар. "Кеше 90 яшьтә дә эшләп йөри, ул ялганлый диләр. Аллаһым сакласын, балаларга иман һәм тәүфыйк бирсен! "

Кызганыч, соңгы вакытларда әти-әниләргә карата мондый вәхшилекләр турында еш ишетелә. Берәү инсульт кичергән әтисенең газаплы картлыгын сөйләп шаккаттырды. Кеше ярдәменнән башка яши алмаган картны улы ачуы килгән саен күтәреп идәнгә ыргыта икән. "Мин Чаллыга алып килер идем дә, ирем холыксыз. Алай да, Марат командировкада вакытта бер ай тәрбияләдем. Ходаем, мондый бәхетсез картлыкны беркемгә дә күрсәтмәсен. Хәләл ризыклар ашап, бәрәкәтле гомер насыйп булсын. Әтиемне уйлап, төннәр буе йоклый алмыйм. Кешеләргә кирәк вакытта, соңгы ашыбызны үзебез җылытып ашап, мәңгелек йортка күчик," - ди бер эшмәкәр ханым.

Зөлфия ФОАТОВА

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: