Нинди билгеләр организмга витаминнар җитмәү турында «сөйли»?
Яңалыклар тасмасы

Нинди билгеләр организмга витаминнар җитмәү турында «сөйли»?

Чәч коелу - билгеләрнең берсе. Витаминнар кытлыгын нинди ризыклар каплый

- Тире кору, купшаклану ( Р, А, С витаминнарына кытлык)
- Тырнаклар сыну ( А витаминына кытлык)
- Чәч коелу (Биотин, йод, цинк, фолий кислотасы, магний, кремний, Е витаминына кытлык)
- Эңгер-меңгердә күз күрүе начарлану (В12, А витаминнарына кытлык)
- Бертуктаусыз арыганлык хисе тою (Д, В төркеме витаминнарына кытлык)
- Баш әйләнү (Д витаминына кытлык)
- Тын кысылу (В12 витаминына кытлык)
- Колак шаулау (В12 витаминына кытлык)
- Аппетит булмау (В1 витаминына кытлык)
- Казналыклар канау (Р. С витаминнарына кытлык)

Шулай да мәсьәләне ачыклар өчен табиблар витаминнар күләмен күрсәтүче кан анализын тапшырырга киңәш итә. 

Витаминнар кытлыгын нинди ризыклар каплый?

•    А витаминына кытлыкны каплау өчен рационга сөт һәм сөт ризыклары, бавыр, диңгез ризыклары, кишер кертергә кирәк. Шунысы да бар, бу ризыкларны көн саен ашарга кирәк, юкса дәвалануның нәтиҗәсе булмаячак.
•    В1 витамины чүпрә, икмәк, камыр ризыкларында бар.
•    В2, В3 витаминнарын кабул итү өчен укроп, петрушка кебек яшеллек, җиләк-җимешләр, йомырка, бавыр ашарга кирәк.
•    В5 витамины җитмәгәндә ит, балык, чикләвек, кузаклыларны ашау яхшы.
•    В6 витамины йомырка сарысында, бавыр, бәрәңге, кишер, чикләвектә бар.
•    В9 витамины яки фолий кислотасына кытлыкны бавыр ризыклары, чи яшелчәләр,  чикләвек каплый.
•    В12 витаминына дефицит булганда рационга бавыр, диңгез ризыклары, сарык итен кертегез.
•    Шунысы да бар, В витамины төркемендәге матдәләрне үзләштерелсен өчен, аерым-аерым итеп түгел, берьюлы эчәргә киңәш ителә.
•    Д витамины йомыркада, бавыр, сөт ризыкларында, майлы балыкта бар. Моңа өстәп, табиб ультрафиолет нурланышы да тәкъдим итәргә мөмкин.
•    Е витамины кишер, кәбестә, шпинатта бар. Зәйтүн, кунжут, җитен майлары, сырганак, гөлҗимеш, миләш чәйләре дә бик файдалы.
 

Фото ru.freepik.com сайтыннан

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев