Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Нинди ризыкны суыткычта тотсаң, файдасы арта?

«Бер төн эчендә суыткычта торган әлеге ризыкта тотрыклы крахмал барлыкка килә», - ди белгечләр.

Суыткычтагы ризыкларның сыйфаты начарланырга да, яхшырырга да мөмкин икән. Яхшы үзлекләр ашказаны һәм эчәклек авыруларын булдырмас өчен ярдәм итә. Бу турыда кытай галимнәре ачыклаган, дип яза РИА Новости Кытай басмасына сылтама белән.

Куркыныч канцерогеннар бүлеп чыгара торган ризыклар арасында яшел яфраклы яшелчәләрне, диңгез ризыкларын, пешеп җитмәгән йомыркаларны атыйлар. Аларда нитритлар барлыкка килә. 

Ә менә пешкән дөгенең файдалы үзлекләре, киресенчә, салкында тагын да арта. Аның составында тотрыклы крахмал барлыкка килә, ул кешегә шактый гына проблемаларны җиңәргә ярдәм итә.

«Тотрыклы крахмал акрын эшкәртелә һәм сеңә, шуңа күрә ул канда шикәр микъдарын тиз арттырмый, шулай итеп аны көйләүгә яхшы йогынты ясый. Мондый крахмал туклыклылык хисе бирә, бу диабетиклар, гипертониясе булган, артык таза кешеләр өчен дә файдалы», — ди белгечләр.

Бу матдәнең тагын бер файдалы үзлеге бар. Ул эчәклек яман шешен кисәтә. Крахмал белән эчәклектәге бактерияләр арасында реакциядән соң майлы кислота барлыкка килә. Ул эчәклек иммунитетын ныгыта, яман шеш процессы барлыкка килгән очракта, яман шеш күзәнәкләренә тәэсир итә, аларның үсешен бастыра һәм үтерә, диелә бу хәбәрдә.

Пешкән дөгедән файда алу өчен, аны 3-5 минут томалап торганнан соң, бүлмә температурасына кадәр суынганын көтмичә, суыткычка куярга кирәк. Бер көн суытылган дөгедә тотрыклы крахмал микъдары 4тән 14 процентка кадәр арта.

Шуңа күрә 24 сәгать суытылган дөге ашау хәерле, диелә бу хәбәрдә.

фото: https://ru.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: файдалы киңәш рецепт