Шəhри Чаллы
  • Рус Тат
  • Нәҗип Бәдретдинов: “Тапшыруларның нигезенә халык арасындагы популяр җырларны алам”

    Шушы көннәрдә танылган музыкант, "Татарстан яңа гасыр" каналындагы "Җырлыйк әле" тапшыруының авторы Нәҗип Бәдретдинов мөхәрриятебездә кунакта булып китте. Форсаттан файдаланып аның белән әңгәмә кордык. - Нәҗип абый, Сез татар җыр сәнгате өлкәсендә билгеле шәхес. Шулай да газета укучыларыбызны үзегез белән кыскача таныштырып үтегез әле. - Мин җыр, моңга гашыйк кеше....

    Шушы көннәрдә танылган музыкант, "Татарстан яңа гасыр" каналындагы "Җырлыйк әле" тапшыруының авторы Нәҗип Бәдретдинов мөхәрриятебездә кунакта булып китте. Форсаттан файдаланып аның белән әңгәмә кордык.

    - Нәҗип абый, Сез татар җыр сәнгате өлкәсендә билгеле шәхес. Шулай да газета укучыларыбызны үзегез белән кыскача таныштырып үтегез әле.

    - Мин җыр, моңга гашыйк кеше. 23 ел Татар дәүләт филармониясендә музыкаль лектория бүлегендә эшләдем. Безнең максат - профессиональ сәнгатьне пропагандалау иде. Шуны тормышка ашыру өчен Венера Шәрипова, Эмиль Җәләлетдинов, Гали Ильясов, Наҗия Теркулова, Әлфия Галимова кебек күренекле җырчылар, Айрат Арсланов кебек нәфис сүз осталары белән кулга-кул тотынып эшләдек. Дөресрәге, мин уйнадым, алар җырлады. Бу җырчылар белән программаларны ике телдә әзерли идек. Миңа концертларда Сәйдәшев һәм Чайковкий әсәрләрен, опералардан арияләр уйнарга туры килде.

    - Телевидениегә нинди юллар аша килеп кердегез?

    - 2000нче елда телевизордан "Татарстанда тәүлек буе эшли торган "Татарстан яңа гасыр" телеканалы барлыкка килә дигән реклама күрдем һәм шунда башыма татарча музыкаль тапшыру әзерләргә кирәк дигән уй керде. Ул елларда Россия каналларындагы "Угадай мелодию", "Ике рояль" кебек музыкаль тапшырулар популяр иде. Мин бу теләгемне ул вакытта ТНВ генераль директорының урынбасары, хәзерге мәдәният министры Айрат Сибагатуллинга җиткердем. 2 ай дигәндә сценарий әзерләп, тапшыруны эфирга чыгардык. Быел "Җырлыйк әле"гә 15 ел тула. Беренче тапшырулар күбрәк табышмак рәвешендә барды. Бәйгеләр, караокелар керттек. Программа даими рәвештә камилләште. Татарстан Президенты каршындагы мәдәният фонды анда җиңүчеләргә бүләкләр биреп барды.

    - Әлеге тапшыруның максаты нидән гайбарәт?

    - Беренчедән, без Татарстаннан читтә яшәүче милләттәшләребезнең талантлы ул-кызлары, аларның иҗаты белән таныштырабыз. Икенчедән, тапшыруларны һөнәри бәйрәмнәргә багышлыйбыз. Өченче юнәлеш - илкүләм, Татарстан бәйрәмнәренә багышланган программа. Дүртенчесе - билгеле бер авторның иҗатын пропагандалау. Шунысы куанычлы, халкыбыз талантларга бай. Аларны табып, иҗатларын ташашачыга җиткерергә генә кирәк.

    - 15 ел аз вакыт түгел, программага үзгәрешләр кертергә уйламыйсызмы?

    - Сүз дә юк. Заман белән бергә атлап, үзгәрешләр кертергә кирәк. Ләкин финанс мөмкинлекләр юк. Шунлыктан эшебезне искечә дәвам итәбез.

    - Кыенлыклар бармы?

    - Булгалый. Мәсәлән, ни өчен Чаллыдагы "Күңел" радиосын бирәсез, безнең "Болгар" бар бит диючеләр очрый. Шуны истән чыгармаска иде радио, телевидение, газета-журналлар коллективлары - барыбыз да милли мәдәнияткә, халыкыбызга хезмәт итәбез бит.

    - Тапшыруда нинди җырларга өстенлек бирәсез?

    - Мин аны әзерләгәндә халык арасында популярлык казанган эстрада һәм халык җырларын нигез итеп алам.

    - Нәҗип абый, хәзер үзләрен композитор дип йөртүчеләр күбәйде, алар турында фикерегез...

    - Аларга киңәшем шул: профессиональ композиторлар язган көйләрне тыңлап, анализлагыз. Җырларыгызны башта үз арагызда гына җырлагыз, камилләштереп бетергәч кенә телевидениегә яздырыгыз. Баксаң, бик матур әсәрләре булган профессиональ композиторлар да оркестрга көй яза алмыйлар. Элек җырны радиога яздыру өчен бик күп иләк аша үткәрәләләр иде. Кызганычка каршы, хәзер акчасы булган теләсә кем телевидениегә җыр яздыра ала. Аны көне-төне әйләндереп, халыкның аңын томалап бетерделәр инде.

    - Айдар Фәйзерахманов тапшырудан киткәч, алып баручылар еш алышынып тора. Моның сәбәбе нидә?

    - Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзерахманов күп кырлы эш алып бара. Вакыты җитми башлагач, "Җырлыйк әле"не алып барудан китте. Ул профессиналь җырчы, җырны, җырчыларны, композиторларны яхшы белә, аның белән эшләү бик җайлы иде. Хәзер Гөлдания Хәйруллина белән Газинур Фәйзуллин матур гына алып баралар.

    - Татарстаннан читтә яшәүче милләттәшләребез арасында да талантлар шактый...

    - Татарстаннан читтә яшәүче татарлар белән эшләргә, аларны пропагандаларга кирәк. Алар аны Татарстан хөкүмәтенең игътибары итеп кабул итәләр.

    - 15 еллык уңаеннан күчмә тапшырулар эшләмисезме?

    - Түбән Кама, Чаллыда "Җырлыйк әле" тапшыруларын төшергән идек. Юбилей уңаеннан Казанда концерт әзерлибез.

    - Нәҗип абый, Татарстанда төрле радиолар эшли. Ләкин алар барысы да бертөрле. Тыңлап та булмый.

    - Мин халыкны тетрәндерә, уйландыра торган чын җырларны бирә торган радио булуын телим. Бу җәһәттән Россиянең "Мәдәният" каналын үрнәк итеп алырга була.

    - Әңгәмәгез өчен рәхмәт. Милләтебезнең мәдәниятен пропагандалау буенча эшегездә уңышлар юлдаш булсын.

    Әңгәмәдәш - Зөлфия ГАЛИМ

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: