Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Әнкәйләрнең олы йөрәгенә Яхшылыкның сыйган барсы да...

"Син куанганда куанып, син кайгырганда кайгырып, синең белән бергә сулап, бергә көлеп яшәүче кем? Әниең! Син авырганда төннәр буе сине юатучы, күз карашы белән иркәләүче кем соң? Әниең!.." Бу юллар танылган язучы Ибраһим Газинең "Синең әниең" хикәясеннән. Үзәк китапханәнең мәҗлесләр залында Әниләр көне уңаеннан әзерләнгән кичә аналарга багышланган матур сүзләр...

"Син куанганда куанып, син кайгырганда кайгырып, синең белән бергә сулап, бергә көлеп яшәүче кем? Әниең! Син авырганда төннәр буе сине юатучы, күз карашы белән иркәләүче кем соң? Әниең!.." Бу юллар танылган язучы Ибраһим Газинең "Синең әниең" хикәясеннән.

Үзәк китапханәнең мәҗлесләр залында Әниләр көне уңаеннан әзерләнгән кичә аналарга багышланган матур сүзләр белән башланып китте. Кичәне оештыручы Ләйсән Шәйхетдинова алып баручы вазыйфасын 2нче гимназия укучысы Мәликә Шәриповага йөкләгән. Ә Мәликә исә шәһәребез тамашачысына таныш. Нәфис сүз остасы буларак байтак бәйгеләрдә җиңеп чыккан кыз. Кичәгә чакырылган төзелеш техникумы, педагогика көллияте студентлары, 3, 9, 20нче мәктәп, Гали Акыш исемендәге лицей укучылары һәм әниләр белән уртак телне тиз тапты ул.

Сәхнәгә беренче итеп чакырылган педагогика институты укытучысы Дания Сибгатуллина, аның сүзләрен дәвам иткәндәй, үз әнкәсен яратуы турында чыгыш ясады һәм әнкәйләргә багышлап җырлады. Дүрт яшьлек Сөембикә Шәрипованың "Әнием күлмәкләре" шигырен беркем дә сокланмый тыңлый алмастыр. Мәликә белән икесе әбиләре Гүзәлне сәхнәгә чакырып та үзләренең рәхмәтләрен әйттеләр. Әбиләре дә шундый татар җанлы, телебезне камил белеп үсүче оныклары өчен сөенгәнлеген, аларның инде намазга басуларына, күп догалар белүләренә үзенең дә өлеше барлыгын белдерде.

Татарстанның атказанган артисты Ринат Хәмәдиев башкарган җырлар да күңелләргә хуш килде. Ләйсән һәм Гүзәл Хәмәдиеваларның һинд биюләрен башкару осталыгына шаккатарлык иде. Аларны да бию түгәрәкләренә кечкенәдән әниләре Дамирә җитәкләп йөрткән бит. Күпме хезмәт куелган! Бүген исә Дамирә ханымның күңелендә чын горурлану хисләре янгандыр.

Әниләр көненә багышланган кичә менә шулар белән күңелләрдә калачак та инде. Монда килгән һәр бала әниләрне кадерләргә кирәклеген чын-чынлап аңлап кайтып киткәндер. Чын йөрәктән әйтелгән сүзләр йөрәкләрдә озак саклана бит ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев