Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

һөнәр ияләре кирәк

Атналык киңәшмәдә Чаллының мәшгульлек үзәге җитәкчесе Татьяна Быданова учреждениенең узган елдагы эшчәнлегенә нәтиҗә ясады. Киләчәккә планнар турында сөйләде. Узган елда халыкны эш белән тәэмин итү өчен 1 миллиард 200 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Ул тулысынча үзләштерелгән. Татьяна Александровна әйтүенчә, эшнең төп нәтиҗәсе булып хезмәт базарындагы тотрыклылык тора. Агымдагы елның...

Атналык киңәшмәдә Чаллының мәшгульлек үзәге җитәкчесе Татьяна Быданова учреждениенең узган елдагы эшчәнлегенә нәтиҗә ясады. Киләчәккә планнар турында сөйләде.

Узган елда халыкны эш белән тәэмин итү өчен 1 миллиард 200 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Ул тулысынча үзләштерелгән. Татьяна Александровна әйтүенчә, эшнең төп нәтиҗәсе булып хезмәт базарындагы тотрыклылык тора. Агымдагы елның 1 гыйнварында Чаллыда эшсезлек дәрәҗәсе - 0,98%, эшсезләр саны 2,6 мең кеше булган. Хезмәт базарындагы киеренкелекне бетерүгә юнәлдерелгән чаралар нәтиҗәсендә, предприятиеләрдә күпләп кыскартулар юк диярлек. Фәкать 13 предприятиедә генә эш сәгатьләре киметелгән. Шәһәрдә кыскартылучылар исемлегендә 1848 кеше булса, фактта аларның 909ы гына эштән киткән. 532се, шул исәптән, 193 пенсионер мәшгульлек үзәгенә килгән, калганнары эш белән тәэмин ителгән.

Ел дәвамында үзәккә төрле сораулар белән 53,1 мең кеше килгән. Аларның 28,6%ы эш эзләүче сыйфатында исәпкә алынган, 7,8 мең кеше эшкә урнаштырылган.

Вакансияле эш урыннарын арттыру буенча зур эш алып барыла. 2015 елда 20,6 мең вакансия булган. Шәһәр предприятие һәм оешмаларына шоферлар, балта осталары, монтажчылар, буяучылар, токарьлар, фрезерчылар, эретеп ябыштыручылар һәм башка һөнәр ияләре кирәк.

Даими рәвештә уздырылучы вакансияләр ярминкәсендә 413 предприятие катнашты. Алар 8,6 мең вакансия тәкъдим итте. Ярминкәгә килгән 6,3 мең кешенең барысына да киңәшләр бирелде, нәтиҗәдә 841 кеше эшкә урнашты. Белгечләр фикеренчә, теләгән кеше эш таба ала.

Узган елда беренче тапкыр трамвайда "Эш вагоны" - "Эш бар!" дигән ярминкә узды.

2015 елда 1,3 мең эшсез кеше 54 һөнәр буенча бушлай укыган. "КАМАЗ", "Форд Соллерс-Холдинг", "Кориб" һәм башка предприятиеләрдәге 253 кеше алгарышлы уку программасы үткән. Моннан тыш, "КАМАЗ" АҖнең 15,2 кешесе кризиска каршы программа буенча эвристика, мобиль роботлар эшләү һәм башка заманча һөнәрләр үзләштергән. 4,2 мең кеше эш урынында стажировка үткән.

Моннан тыш, уку йортларын тәмамлаучыларны эшкә урнаштыру, җәйге ялларда балаларны эш белән тәэмин итү буенча да шактый эш башкарылган.

Чаллыда эшмәкәрлекне үстерү буенча да максатчан эш алып барыла. Мәшгульлек үзәгендә эшсез кешеләргә мәгълүмати-консультатив хезмәтләр күрсәтелә. Узган елда 278 кеше ярдәм алган, аларның 59ы үз эшен ачкан.

2015 елда ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы мәшгульлек үзәкләре арасында бәйге үткәрде. Чаллы үзәге республиканың иң яхшы үзәге дип табылды.

2016 елда планлаштырылган эшләр шул ук күләмдә башкарылачак. Физик мөмкинлекләре чикле гражданнарны эш белән тәэмин итүгә өстенлек биреләчәк.

Зөлфия ФОАТОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев