Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Һөнәри белем бакчадан башлана

Башкарама комитет профориентация эше буенча программа эшләде.

Шәһәребездә бу эшне балалар бакчасыннан ук башларга җыеналар. Балаларны уеннар һәм әдәбият аша төрле һөнәрләргә якынайтмакчылар. Мәгариф идарәсе башлыгы Винер Харисов әйтүенчә, мәктәпкәчә белем һәм тәрбия бирү учреждениеләрендә WorldSkills үрнәгендә “БалаSkills” бәйгесе үткәреләчәк. “Балалар өчен һөнәрләр белән танышуга корылган эшчәнлек оешытырла. Бу –конструктор җыю, рәсем ясау, аппликация, һөнәрләр турында әдәби әсәрләр уку, сюжетлы уеннар һәм башкалар. “БалаSkills” бәйгесе 6-7 яшьлек өчен балалар өчен йомгаклау чарасы булачак. Аны муниципаль дәрәҗәдә чемпионат рәвешендә үткәрергә җыеналар.

Шулай ук башлангыч һәм урта сыйныф укучылары һнәр сайлау буенча проектлар яклаячаклар. Өлкән сыйныф укучылары “Һөнәрләр дөньясы” бәйгесе үтәчәк. Ә ата-аналар өчен тематик җыелышлар уздыру планлаштырыла. Программа гамәлдәге мәктәп программалары базасы буенча төзелгән һәм башкарма комитет җтиәкчесе тарафыннан расланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев