Нәселебезнең чишмә башы
Соңгы елларда татар халкы үзенең үткәнен барлауга кереште. Бу өлкәдә Дамир Исхаков, Вахит Имамов, Нурулла Гариф һәм башкалар үз хезмәтләрен кертәләр. Якташыбыз, тарих фәннәре кандидаты Нурулла Гариф исә безнең якның үткәнен бик җентекләп халыкка җиткерә. Әйтик, Балык Бистәсе районы "Чаллы бәклеге" (кнәзлеге) авыллары тарихын әле моңарчы яктырткан фән эшлеклесе юк...
Соңгы елларда татар халкы үзенең үткәнен барлауга кереште. Бу өлкәдә Дамир Исхаков, Вахит Имамов, Нурулла Гариф һәм башкалар үз хезмәтләрен кертәләр. Якташыбыз, тарих фәннәре кандидаты Нурулла Гариф исә безнең якның үткәнен бик җентекләп халыкка җиткерә. Әйтик, Балык Бистәсе районы "Чаллы бәклеге" (кнәзлеге) авыллары тарихын әле моңарчы яктырткан фән эшлеклесе юк иде. Кайбер легендалар һәм кайбер халык авыз иҗатын исәпкә алмаганда, Н.Гариф һәр очракны тарихи документлар нигезендә дәлилли. Әйтергә кирәк, ул әлеге изге эшне йөрәге кушуы буенча башкара. Моннан бернинди матди байлык та алмый. Тормышын, яшәешен укытучы буларак тәэмин итә. Нигә аңа фәннәр академиясендә эш тәкъдим итмәскә? Авылыбызның һәвәскәр тарихчысы Илфар Габдрахманов ярдәме белән салабызда хәзер һәр нәсел үзенең ыру шәҗәрәсен булдырды. Карасаң, безнең туганнар Тимерлектә - Тегермәнлектә генә түгел, ә Бүкәш, Балтач, Күки, Ямаш, Күгәрчен авылларында да бик күп икән. Нәселебез җепләре кайдан башлана соң? Чишмә башыбыз кайдан?
Безнең нәсел XIII гасырда Каманың Болгар ягыннан күчеп килгән әби-бабайларга барып тоташа. Очсыз-кырыйсыз урманнар, елга-күлләр була ул чакта. Акрынләп кына халык йорт җиткерә, агачларны кисеп, иген басуларын киңәйтә. Соңыннан Чаллы бәклеге, Казанны югалту трагедиясе, чукындыру. Безнең авылны исә бу язмыш читләтеп уза. Әле дә булса ислам диненә хыянәт итми тормыш кичерәбез. Тегермәнлек халкының күбесе зәңгәр күзле, сары чәчле булса да, кысык күзлеләр дә очраштыра. Димәк, безнең канда зур дала халкының да өлеше бар.
Нәселебезнең тамгасы - өчпочмак. Аны бер яктан ныклык, ышаныч билгесе дисәләр, икенчедән, ат ияренең аяк баса торган тимере, диләр. Монысы да ныклык, таяну билгесе. Метрикада сакланган документлар буенча, ерак бабабызның исеме Әбелгази булган. Аннан Муса, Гайсә, Хәмзә, Вәлиулла, Шәфигулла, Галимулла. Без ишетеп белгән Вәли бабай 1937 елларга кадәр яшәгән. Аның дүрт кызы - Бәдербанат, Шәмселбанат, Гыйлембанат, Миңлебанат һәм өч улы - Шәфигулла, Сөнгатулла белән Нәгыймулла булган. Шәфигулла 1909 елда Күкидән Гөлфәния исемле зифа буйлы, тәкәббер кызга өйләнә. Соңрак "Ат чишмәсе" янында өй җиткереп башка чыга. Безнең әтиебез Галимулла - 1910, Гыйзелбанат апа 1913 елда туа. Сөеп-сөешеп яшәүче яшь гаиләнең гомере озын булмый. Бабайны 1914 елгы Беренче Бөтендөнья сугышына алып китәләр. Баһадир гәүдәле бабабыз фронтта зур батырлыклар күрсәтә - Георгий тәресе белән бүләкләнә, яралана. Мәскәүдә госпитальдә озак дәвалана. Ләкин аны аякка бастырырга табибларның көче җитми. Нык гәүдәле татарны хөрмәт иткәннәр, күрәсең, Мәскәүдән Тегермәнлеккә хат килә. "Фронтта күп батырлыклар күрсәткән, Георгий медале кавалеры ефрейтор Хәмзин Шәфигулла Вәлиулловичны күпме тырышсак та коткара алмадык. Аның гомере чикле, улыгыз белән хушлашырга Мәскәүгә килсәгез иде. Батыр солдат шуны тели", диелә анда. Ул вакытта ничек инде Мәскәү хәтле Мәскәүгә чыгып китәсең?! Аннан революция башлана. Гомумән, 27 яшьлек Шәфигулла бабайның каберен белүче дә юк хәзер...
Тагын шунысын өстәргә кирәктер, бабамның сеңлесе Бәдербанат апа әйткәнчә, Шәфигулла авылдашлары белән җәй-көз көннәрендә пароходлардан ялланып йөк бушата. Шулай бер чакны 4 кеше күтәрә алмаган тартманы берүзе яр буена кадәр алып чыга ул. Пароходтагы халык нык гаҗәпләнә аңа, кем акчасын, кем азык-төлеген бирә. Шәхесләрен Ходай санап кына бирә дигәндәй, нәселебездә генә түгел, тирә-юньдә дә юк әле мондый кешеләр.
Тол калган 25 яшьлек әби, әтине Вәлиулла бабайга калдырып, Котлы Бүкәшкә Фәхретдин Сафиуллинга кияүгә чыга. Анда ятим калган 3 айлык Гомәрне карап үстерә. 1929 елда Зөһрә апа туа. Әтигә дә нужа яшьтән төшә. Ат җене кагылган Галимгә мәктәптә озак укырга насыйп булмый. Ат чабышларында, соңыннан Сабантуйларда көрәшергә яраткан яшүсмер 16 яшендә Пермь якларына эшкә китә. Айлык хезмәт хакын бабасына җибәреп тора. Вәлиулла бабай ятимлектә үскән оныгына шул акчага йорт сала. 1930 елда әти Ямаш авылыннан Мөхәммәтгалим кызы Сәхәрбануга өйләнә. Авыл мәктәбен яхшы билгеләргә тәмамлаган сары чәчле кыз гарәп, латин, кириллицаны камил белә. Авылда төрле китаплар укып, мәгърифәтчелек белән дә шөгыльләнде. 1930 елда - Газизулла, 1937 елда - Әлфия, 1942дә - Әмир, 1946 елда - Гамир, 1949да - Хабрахман, 1951 елда Хөсәен туа. Кызганычка каршы, алтыбызның дүртесе инде бакыйлыкка күчте.
Әтине, тирә-якның абруйлы кешесен, гаярь көрәшче буларак, сәяси вакыйгалар шаукымы да игътибарсыз калдырмый. 1930 елда аны гөнаһсызга гаепләп, Беломорканалга сөргенгә җибәрәләр. Соңыннан гафу үтенәләр үтенүен, ләкин тормышның иң матур чагы гаиләдән читтә - коллар хезмәтендә үтә. Аннан - Бөек Ватан сугышы. 1941 елның ноябрендә Волхов фронтыннан яраланып кайта. Хәтта винтовкасыз ут эченә керүләре турында сөйләгәне әле дә исемдә. Бригадир, ферма мөдире, ветсанитар булып гомер буе эшләде. 1970 елда 59 яшендә гүр иясе булды. Ни кызганыч, сугыш ветераннарына бирелгән дан-шөһрәтне аларга күрергә насыйп булмады. Гомер буе тегеннән-моннан печән чабып, утын әзерләп тормыш итте. Өченче группа сугыш инвалиды буларак бирелә торган 8 сум да 90 тиен акчасы налог түләргә дә җитми иде. Ашау ягы ярыйсы булса да, урман-басулардагы барлык үләннәрнең дә тәмен татып үстек. Кием-салымның да өлкәннәрдән калганын кидек.
Әни ягы да гади игенче-терлекчеләр. Ямашның яртысы безнең туганнар. Вил Шәрәфетдинов, Шамгун Гарифовлар белән аралашып яшибез. Гөлфәния әбиебез 1957 елда Котлы Бүкәштә үлде. Гомәр абый Бөек Ватан сугышында пленга эләгеп, Идел-Урал легионында рота командиры була. 728нче батальонда немецларга каршы фетнә оештырып, татарларның Польша партизаннарына күчүен тәэмин итә. Рәсми чыганаклар булмаса да, авылдашыбыз Фарис Сабиров әйтүенчә, ул немецлар тарафыннан асып үтерелә. Зөһрә апа Мәскәүдә яшәп үлде. Аның өч оныгы бар. Гыйзелбанат апа белән Гаяз җизни өч кыз һәм ике ул үстерделәр. Бабабыз хөрмәтенә аларның да фамилияләре Шәфигуллиннар.
Әбинең нәсел дәвамчылары Күкидә яши. Советлар Союзы Герое Миңнулла Сөнгать улы Гыйззәтуллин да әбинең туганы. Әбинең сеңлесе Гөлдания Күгәрчен авылы кешесе Зарифетдин улы Вәлимөхәммәткә тормышка чыга. Чистайда аларның кунакханәләре, тире эшкәртү фабрикасы һәм бик күп кибетләре була. 1930 елларда алар репрессиягә эләгә һәм сәяси дошман буларак, Магнитогорскига сөрелә. Бу бәхетсезлек алдыннан гына әти Чистайга бара. Бик яхшы каршы алалар аны. Киткәндә бәләкәй генә шкатулка бүләк итәләр. "Син ятим үстең, Ходай киләчәктә тормышыңны матур итсен. Мондагы байлык яшәргә җитә, тик аны тота белергә дә кирәк. Дустан, дошманнан сак бул", - ди Гөлдания әби. Ни кызганыч, баржага утыргач, кызылармиячеләр халыкны тикшерә башлый. Әтигә әлеге алтын акчалардан торган бүләкне Камага ыргытудан башка чара калмый. Чәй эчәргә шикәре, кием алырга акчасы булмаганда: "Эх, хәзер шул мал булса, яши белер идек без", - дия иде. Нәселебез дәвамчылары Татарстан, Мәскәү, Украина, Ижевск һәм тагын бик күп шәһәрләрдә гомер кичерә.
Минем иң якын туганнарыма килгәндә, Газизулла абый гомер буе Воркута шахтасында эшләде. Бүләкләргә лаек булды. Бәдриҗамал апа белән ике бала үстерделәр. Әлфия апа фабрикада мастер иде. Җаббар җизни белән өч баланы укытып кеше иттеләр. Ике институтны бетергән Әмир абый фаҗигале төстә һәлак булды. Гамир абый гомер буе ветфельдшер булып туган авылыбызда хезмәт куйды. Хәзер дә тирә-як авыллардан аңа мөрәҗәгать итәләр. Ул барып, малларын дәвалый. Мамадыш районы Норма авылы кызы Мәрзиягә өйләнеп, 44 ел яшәде. Бик зыялы, түзем һәм акыллы кеше иде. 65 яшендә үлеп китте. Урыны җәннәттә була күрсен. Уллары Дамир белән Альмир башлы-күзле булып, гомер итәләр, балалар үстерәләр. Үземә килгәндә, керәшен кызы Надежда (Наҗия) белән ике бала үстердек, ике оныгыбыз бар. Алсу Казанда юрист ире Марат белән Кәрим, Булатны үстерә. Рәсүл реклама белгече, әле өйләнмәгән.
Нәсел дәвам итә. Бүгенге көндә Украинада - Фәрит, Рамил, Илдар, Ренат, Чаллыда Рәсүл, Данияр гаилә тормышы корырга әзер егетләр. Аннан Ризәлә, Зөһрә, Кәрим, Рузәл, Булат үсеп килә... Тормыш шулай дәвам итә. Без аларның бәхетле киләчәген телибез. Нәселебез шәҗәрәсе дәвамлы булсын.
Рахман ШӘФИГУЛЛИН.
Редакциядән. Хөрмәтле милләттәшләр, газета укучылар, сез үзегезнең кардәш-ыру, туганнарыгыз турында ниләр беләсез? Безгә хатлар юллагыз. Кызыклыларына газетада урын бирербез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев