Нәселсезлек -заман чире
Тормыш бирү ул зур бүләк. Хатын-кызга табигатьтән бирелгән әлеге сәләт, гаҗәеп һәм бәяләп бетергесез. Тик, кызганыч, хәзерге вакытта күп кенә хатын-кыз мондый сәләте белән мактана алмый. Һәр хатын-кызда үз баласын табу, дәвам итү теләге иртәме-соңмы туа. Бала алып кайта алмау әни була алмаган хатын-кызның тормышы караңгылана, чөнки асылда, хатын – кызның билгеләнеше-тормыш бирү бит.
Әгәр ир-ат һәм хатын-кыз бер елдан артык йөклелеккә ирешә алмый икән,шул ук вакытта даими җенси тормыш белән яшәп, бернинди контрацепция чарасыннан файдаланмыйча, табибка консультация сорап мөрәҗәгать итәргә иң беренче сәбәп. Чөнки, беренче карашка, тулысынча сәламәт парлар балага узарга комачаулаучы төрле авыруларның чәчәк бәйләменә ия булырга мөмкин.
Бу хакта без шәһәребезнең №4 нче санлы шифаханәсенең хатын-кызлар консультациясе мөдире, югары категорияле табиб Венера Илдус кызы Харисова белән сөйләштек.
- Венера Ильдусовна бүгенге көндә хатын-кызлар балага узу өчен күп кенә проблемалар белән очраша. Профессиональ яктан бу күренешкә ничек карыйсыз? Ни өчен мондый проблема барлыкка килде?
- Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы хатын-кызның 25 яшен атый, бу яшькә кадәр ул беренче баласын табырга тиеш, 18 яшьтән алып 49 яшькә кадәр барлык планлаштырылган балаларны табу зарур. Ир белән хатынның даими җенси тормышы вакытында йөклелек беренче ике айда 50% очракта була, беренче алты менструаль цикл дәвамында 80-90% гаиләдә хатын-кыз балага уза. Йөклелек ел дәвамында, контрацепциясез даими җенси тормыш алып барган ир белән хатынның булмый икән, димәк бу гаилә бала таба алмый дигәнне аңлата. Россиядә бала таба алмый торган никахларның ешлыгы 10-15% тәшкил итә. Бала алып кайта алмый торган парларның гомуми саныннан ир-атлар факторы 30%, хатын-кызлар факторы 35%, икеседә гаепле булган очраклар 20% һәм билгеләнмәгән сәбәпләр 15% ны тәшкил итә. Бала планлаштырган гаилә контрацепциясез яшәргә дигән фикергә килгәч, алар иң беренче чиратта табибка мөрәҗәгать итәргә тиеш. Беренчедән, ир-атларның һәм хатын-кызның җенси өлкәсенә кагылмаган, җитди яшерен патологияне, экстрагениталь төшереп калдыру өчен кирәк. Преконценцион тикшерү үткәрергә һәм әзерлек узарга, бәлки тешләрне дәваларга, тар белгечләр белән киңәшләшергә, хроник авыруларны тагын бер кат карарга кирәктер. Моннан тыш, балага узыр алдыннан ким дигәндә өч ай алдан, 450 микъдарда фолий кислотасы препаратын кулланырга кирәк. Чөнки әлеге препарат 100% ка кадәр туачак баланы җитди авырулардан саклап кала. Бу баш һәм умыртка мие кимчелекләрен, бүре авызы, куян ирен кебек чирләрнең пәйда булуын кисәтә. Бу кечкенә дару төймәсе бала сәламәтлеген бик җитди проблемалардан саклый.
- Сау-сәләмәт бала табу өчен хатын-кыз үз сәламәтлеге турында кайчан уйлый башларга тиеш?
- Үз сәламәтлегеңне һәрчак кайгыртырга кирәк! Бала табыр алдыннан гына түгел. Сәламәтлек беренче урында булырга тиеш, бигрәк тә кызларда. Кызлар белән гигиена турында әңгәмәләр үткәрергә кирәк. Моннан тыш, җенси тормыш башлану белән дә, нәкъ менә кызлар белән сөйләшергә кирәк. Җенси партнер бер булырга тиеш, һәм ул никахка кергәннән соң җенси тормыш башларга кирәклекне аңлатырга. Никахка кадәр җенси тормыш башлаган икән, презервативлар белән сакланырга, яшь килеш бала алып кайтудан гына түгел, җенси юл белән тапшырыла торган күп санлы инфекцияләрдән, болар-сифилис, спид, вич, гепатит, впч саклаячагын искәртергә кирәк.
- Хәзерге вакытта ЭКО ярдәме белән парлар бала алып кайталар. Аның уңай һәм тискәре якларны әйтсәгез иде?
- ЭКО-ул, әлбәттә, фантастика, бу медицина ярдәме мөмкинлекләрен киңәйтте. Һәм, балага уза алмаган парлар ЭКО ярдәмендә бәхетле ата-ана булалар. Әмма һәр хатын-кыз баланы күтәрә алмый, шуңа күрә медицина үзәкләрендә һичшиксез тикшерелергә кирәк. ЭКОның тискәре яклары шунда ки, хатын-кызлар өчен әзерлек чорында гормональ йөкләнеш зур. Шулай ук, иртә срокларда аналыкта баланың үлүе, йөклелекнең төшү проценты ЭКО ярдәменә килгән хатын-кызлар арасында күбрәк, табигый юл белән балага узганнарга караганда.
- Хатын-кызга гинеклогка ничек еш күренергә кирәк?
- Сәламәтлеккә карата шикаять юк икән, табибка елга бер тапкыр күренергә киңәш итәр идем. Анализлар тапшыру, онкоцитологиягә мазок бирү, сөт бизләрен күрсәтү яшь хатын-кызларга елга бер тапкыр, 40 яшьтән узганнарга хатын-кыз органнарын узи белән тикшертү, 40 яшьтән алып 50 яшькә кадәр маммография үтү ике елга бер тапкыр, Өстәмә тикшеренүләр күрсәтмәләре булмаган очракта, 50 яшьтәгеләр өчен маммография ике елга бер тапкыр ясала.
- Күпләр анализ биргәндә онкоцитология сүзен ишеткәч куркып кала. Бу анализ нәрсәдән гыйбарәт?
- Онкоцитология ул скрининг тикшеренүләр, аналык муенының тышкы һәм эчке өлешеннән яман шеш авыруын билгеләү максаты белән анализ алына. Европада һәм Төньяк Америкада нәкъ менә шундый тикшерүнүләр нигезендә, скриниг программааларын гамәлгә кертү хисабына аналык муены яман шешеннән үлүчеләр
саны 20-60% ка кимегән. Шулай ук сыекча цитология бар, бу традицион анализга альтернатива, ул аналык муеннан алынган материалны пыялага түгел, ә сыеклык ярдәмендә тикшерү башкаруны күз алдында тота, шул рәвешле материалның күп өлешен югалтуны кисәтә. Сыеклык цитологиясен хатын-кызлардан гомуми диспансерлаштыру вакытында алалар, шуңа күрә хатын-кызга беркетелгән сырхауханәгә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Аналык муеннында яман шеш барлыкка килә факторлары - җенси тормышның иртә башлануы, җенси партнерларның еш алмашуы, җенси юл белән тапшыручы инфекцияләр, бигрәк тә ВПЧ, хатын-кызларда һәм җенси партнерларда булу.
- ВПЧ нәрсә ул?
- ВПЧ – кешенең папиллома вирусы- тышчасыннан чыккан, икеспиральле днк вирус. Аның бик күп төр типлары бар, аларның кайберләре хатын-кыз сәламәтлегенә зур зыян китерми, әмма онкоген ВПЧ бар, мәсәлән, иң танылган 16 һәм 18 типтагы.
ВПЧ җенси юл беләнйога, ир-аттан хатын-кызларга тапшырыла һәм канда ике ел дәвамында йөри, күпчелек очракта организмнан чыга. Тик кайчагында геномда көйләнә һәм гомер буена кала. Шул ук вакытта бу ике ел үзгәрешләр чыгарырга мөмкин. Күп кенә илләрдә скрининг тикшерүе нәкъ менә ВПЧ ачыклар өчен уздырыла. Бездә исә, скрининг матка муеныннан онкоцитологияне алудан гына гыйбарәт. Шунысын да аңларга кирәк, аналык муенында яман шеше барлыкка килү, ул ВПЧның онкоген типлар белән бәйле. Беренче чиратта хатын-кызның организмына инфекция күргән була, аннары аналык муенында үзгәрүләр башлана, алга таба да инде яман шеш барлыкка килә. Инфекцияләнгәннән алып яман шеш үсүгә кадәр уртача ике елдан биш елга кадәр вакыт уза. Хатын-кызларга мөрәҗәгать итәсе килә, гинекологка бару, табиб белән киңәшләшү, тикшеренү сәламәтлек өчен бик зарур. Ел саен онкоцитологиягә анализ ясарга кирәк. Ел саен ВПЧ га тикшерү үткәреп булмый икән, онкоскринигны тапшырырга кирәк.
Һөнәрләр буенча декретлаштырылган категорияләр бар, азык-төлек сәнәгатендә, балалар бакчасында, анда хатын-кызлар һәр квартал саен анализлар тапшыралар, шуңа күрә алар нинди анализлар бирәгннәрен белмиләр. Бездә күп еллар хатын-кызлар консультациясенә йөрмәгән хатын-кыз бар иде, чөнки ул эштә өч ай саен анализлар биргән, димәк мин сәламәт, куркырлык бер урында юк дип санаган. Ә анда табиблар анализны чисталык дәрәҗәсенә генә алган булганнар, яман шеш күзәнәкләренә алынмаган. Кызганычка каршы, бу хатын-кызда яман шешнең соңгы формасы ачыкланган. Шуңа күрә сәламәтлек, булачак балалар турында уйларга һәм вакытында консультация алырга, ярдәм сорап, дәвалану өчен һәм профилактика өчен белгечкә йөрергә кирәк.
Бүгенге көндә кызларыбызны аналык муены яман шешеннән саклый торган вакцина бар. Ул прививка дәүләт календарена керми һәм түләүле генә башкарыла, 13 яшьтән алып 25 яшькә кадәрге кызларга бары тик җенси тормыш алып бармаган һәм ВПЧ чире ачыкланмаганочракта гына ясала. ВПЧга каршы препаратлар һәм ВПЧны дәвалауның барлык алымнарында дәлилле база әлегә юк. шуңа күрә, кызларыгызның һәм үзегезнең сәламәтлек турында кайгыртыгыз.
- Венера Ильдусовна зур рәхмәт әңгәмәгез өчен. Шәһәребезнең хатын-кызлары сүзнең сүзләргә колак салыр дигән өметтә калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев